Дөррия Рамазанова,

филология фәнноре кандидаты.

УРАЛ БУЕ ТАТАРЛАРЫ: ТАРИХЫ ҺӘМ ТЕЛЕ

Хәзерге Башкортстанда яшәгән

татарларның теле турында

соңгы елларда төрле фикерләр языла башлады.

Бигрәк тә аларны,

башкорт телендә сөйләшәләр, дип күрсәтергә маташу

җитди борчылу тудыра.

Әлбәттә, моның төрле сәбәпләре бар.

Ләкин татар телле халыкны башкорт дип күрсәтеп,

башкорт халкының санын ясалма үстерергә йөз тоткан сәясәт белән

ерак китеп булмастыр.

Халыкларга нигездә дусларча яшәү хас дип саныйм мин.

Шул ук вакытта ана теле итеп бүтән телне укыттыра башлау күңелсез эш.

Б

ар башкорт теле, бар татар теле, казакъ, каракалпак, нугай һ. б. телләр. Болар барысы бер семьяга керә, кардәш телләр булып тора. Аларнын бик күп уртак яклары бар. Уртак сүзләр дә бик күп. Шуңа охшаш кардәш гелләр тагын бар, мәсәлән, урыс, украин, белорус телләре: аларның да уртак (гзенчәлекләре, уртак сүзләре бик күп. Алар шулай ук, татар белән башкорт кебек ^к, бер-берсен тәрҗемәсез аңлый алырга да мөмкин. Ләкин, гомер-гомергә татар щгәннәр, урыс дигәннәр, белорус дигәннәр, ягъни бу халыкларны, аларның гелен аерып караганнар. Чөнки һәр халыкның, аның культурасының, теленең үзе )чен генә хас булган аерымлыклары була. Тормыш-көнкүреше, кием-салымы, 1өз-сын төзелеше, сөйләшкән теле белән бу халыклар үзләренә генә хас сыйфат-трга ия һәм шулардан чыгып алар аерылалар да. һәр мөстәкыйль телнең үзенә енә хас билгеләре була. Мәсәлән, татар һәм башкорт телләрен чагыштырып ;арыйк. Башкорт телендәге силәк, соскә, бакса сүзләре татар телендә чиләк, [эчкә, бакча дип әйтелә. Башкортча һарык, һыу, һәнәк татарча сарык, су, сәнәк. >ашкортча йөй, йил, йиләк татарча җөй, җил, җиләк һәм башкалар. Ягъни >ашкорт теле үзенең авазлар системасы белән татар теленнән шактый аерыла. Әлеге ике телнең грамматикасында җитди аерымлыклар бар. Мәсәлән, азар­тлар, кыззар — кызлар, һугандар—суганнар, таштар — ташлар кебек тәңгәллек-!әрне китерү дә күп нәрсә турында сөйли. Гомумән, тарихта башкорт теле белән

татар теленең ике тел булуы беркемдә дә бәхәс тудырмаган, әлбәттә. Башкорт теленең төп үзенчәлекләрен, аны мөстәкыйль тел итеп аерып карарга мөмкинла бирә торган якларын күренекле галимнәр инде күптән ачыклаган. Мәсәлән, Урал тирәсе төрки халыкларның, бигрәк тә башкортларның халык авыз иҗатын җыю, аны бастыру өчен күп өлеш керткән А. Г. Бессонов 1881 елгы хезмәтләрендә үк бу мәсьәләләргә кагыла. Пермь өлкәсендә, Башкортстанда, Оренбург якларында яшәгән татарларның, мишәрләрнең казан татарлары белән бер телдә сөйләшүен ассызыклап үтә. Төрки телләр буенча зур белгеч булуы белән мәшһүр Н. Ф. Катанов та Башкортстанда яши һәм мишәр, керәшен, башкорт, типтәр дигән исем аелында йөри торган татарлар теленең чын башкорт теленнән аерылып торуын, башкорт теленең төп билгеләрен берәм-берәм карап чыга, шул турыда хезмәтләр язып калдыра. Танылган тюрколог. СССР ФА әгъза-мөхбире Н. К. Дмитриев башкорт телен беренче мәртәбә фәнни нигездә тасвирлап зур хезмәт яза. Ул анда башкорт теле авазлар системасының төп билгеләре итеп түбән­дәгеләрне күрсәтә: татар телендәге ч урынына башкорт телендә с;с урынына һ; сүз башында җ урынына й; сүз уртасында ж урынына ж (хужа, ба.жа); з урынына сакау з. Менә шушы үзенчәлекләр башкорт телен мөстәкыйль тел итеп форм­алаштыра инде. Тагын шуны да күрсәтеп үтәргә кирәк, теге яки бу телнең авазлар системасы үзенең тотрыклылыгын аеруча нык саклый торган өлкә булып тора. Ә лексика бүлеге, ягъни теге яки бу телнең сүзлек составы тизрәк үзгәрүчән була. Сүзләр бер телдән икенче телгә тизрәк үтеп керә. Менә бу җәһәттән тәү, таүбашлаи, токчан һәм башка шундый кайбер сүзләрне кулланган өчен генә үз теле турында «без әзрәк башкортча сөйләшәбез инде» дип әйтүчеләр белән һич тә килешеп булмый, алар бик нык ялгыша. Мәсәлән, ихата, зәңгәр, акыллы һ. б. сүзләрне кулланган өчен генә без татар яки башкорт телен гарәп, фарсы теле дип атамыйбыз бит. Яки комедия, бюро сүзләре булган өчен генә урыслар үз тел­ләрен француз яки итальян дип атый алмыйлар һәм атамыйлар да. Алынма, ягъни башка телдән кергән сүзләр, һәр телдә дә бик күпләр. Мәсәлән, мондый бер генә мисал китерәсе килә: урысчадан (урыс теле сүзлеге дә ярый) башка телгә тәржемо ясый торган бер сүзлекне алып карагыз, андагы а хәрефенә башланган сүзләрнең бары бер-икесе генә урыс сүзе, ә зур күпчелегенең алынма булулары фәндә мәгълүм әйбер. Ләкин телне билгеләүдә сүзлек составының әһәмияте бөтенләй юк икән дигән фикер калмасын. Төп сүзлек байлыгы, шул исәптән, туганлык атамалары «әсә — әни сүзләрен генә алыгыз!» табигатьне, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын һәм башкаларны белдерә торган гаять күп сүзләр бик борынгы заманнардан яшәп киләләр һәм аларда халыкның күп гасырларга сузылган тарихы чагыла. Моны һич тә истән чыгарырга ярамый. Без бу урында бер генә нәрсәне кисәтәсебез килә: берничә башкорт сүзен кулланган өчен генә «без башкортчарак сөйләшәбез инде» дип уйларга ярамый.

Кыскасы, авазлар системасы, сүзләрне төрләндерү чаралары һәм төп сүзлек хәзинәсе барысы бергә теге яки бу телнең асылын, аерымлыгын, мөстәкыйль­леген оештыралар һәм татар теле дип, башкорт теле дин сөйләгәндә югарыда әйтеп үтелгәннәр, һичшиксез, истә тотылырга тиеш.

Фәндә билгеле булганча, кешеләрнең этник берлеген билгеләгәндә тел фак­торы төп билгеләрнең берсе булып тора. Теге яки бу халыкның этник нисбәтлеген хәл иткәндә иң башта нинди телдә сөйләвенә игътибар итәләр. Урал тирәләрендә яшәгән татарларның теле һаман да игътибар үзәгендә кала килә. Аларны өйрәнү буенча зур эш совет чорында башкарыла. Пермь өлкәсендәге татарларның сөйләше кырыгынчы елларда Д. М. Сарманаева (ул үзе шунда туын үскән), алтмышынчы елларда безнең тарафтан, җитмешенче елларда бер төркем татар этнографлары тарафыннан өйрәнелде. Нәтиҗә бер үк: алар татарча сөйләшә, татарча көн итә. Оренбург өлкәсе татарлары 3. Р. Садыйкова, Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә татарлар Ф. Ю. Йосъшов тарафыннан өйрәнелеп, күп санлы хезмәтләр дөнья күрде. Әмма аеруча күп тикшеренүләр Башкоргстандагы татар сөйләшләренә багышланган: Л. Т. Мәхмүтова, Ә. Ш. Әфлэгунов, Җ. Алмаз, Д. Б. Рамазанова, Т. X. Хәйретдинова, Ф. С. Баязитова һ. б. галимнәрнең барысы да Конбатыш Башкортстанда таралган сөйләшләрне татар теле диалектлары системасына керә, дип саныйлар. Алай гына да түгел, бу сөйләшләрнең татар әдәби теленә аеруча якын торуларын басым ясап күрсәтәләр.

Шушы ук фикерләр башкорт телчеләре тарафыннан да әйтелгән. Мәсәлән, Җ. Г. Киекбаев, Ә. Ә. Юлдашев. Н. X. Ишбулатов, Т. М. Гарипов хезмәтләрен карарга мөмкин. Ләкин соңгы бер-ике дистә елда башкорт диалектологларының фикерләре үзгәреп китте. Гомумән, кайсыдыр бер заманда, бары җир алыр өчен генә башкорт булып язылган татарларны «башкортлаштыруының ямьсез чаралары

эшкә ашырыла башлады. Мәсәлән, аларның балаларына күпчелек башкортларның үз балалары да укымаган башкорт телен көчләп ана теле итен укыта башладылар.

Башкортстандагы татар сөйләшләре безнең телчеләр тарафыннан кырык ел буе төрле ысуллар белән өйрәнелде. Иң әһәмиятлесе — аларны бер уртак про­грамма нигезендә, ягъни диалектологик атлас өчен өйрәнү уздырылды. Билгеле бер ераклыктагы авыллар буенча бер үк сорауларга җаваплар язып алынды. Магнитофон тасмасына язган текстлар аеруча мөһим. Бу текстларның бер өлеше күп санлы хезмәтләрдә дөнья күрде инде (Мәсәлән: «Материалы по татарской диалектологии». 1962, 1974, 1978, 1983, 1987, 1988, 1989 һ. б.). Аларның тел үзенчәлекләренең карталары — атлас төзелде: Казан арты сөйләшләрендәге үзен­чәлекләрнең Көнбатыш Башкортстан, Пермь һәм Оренбург өлкәләрендә дә дәвам иткәнлеге анда ап-ачык ярылып ята. һәм, киресенчә, әлеге җирләрдә башкорт теленең үзенчәлекле билгеләре табылмый. Ә бу картада Урал тирәсен­дәге 400 авылның сөйләше төшерелгән. Сөйләшләрне бердәм программа нигезе­ндә өйрәнеп, паспортлаштырылган материалны картага төшерү телне өйрәнүнең иң объектив, иң ышанычлы ысулы санала. Безнең тикшеренүләр, атлас нәтиҗә­ләре түбәндәгеләрне күрсәтте: авазлар составы буенча да, грамматик төзелеше ягыннан да, төп сүзлек хәзинәсе белән дә Башкортстандагы татар сөйләшләре татар теле белән бертөсле. Бу фәнни нәтиҗәләрне бернинди боргалаулар да юкка чыгара алмый. Халык үзе дә туган телен татар дип күрсәтә бит. Менә шуңа күрә дә туган теле татар булган башкортларның ничек барлыкка килүен ачыкларга, аларның тарихын өйрәнергә кирәк.

Билгеле ки, Урал алды төбәгендә дә катлаулы тарихи вакыйгалар була. Алар бу төбәктә төрле төстә барган күчешләргә этәргеч бирә. Монгол яуларыннан соң Болгар дәүләте тар-мар ителә. Ә халкы исә төньякка һәм көнчыгышка качып урнашырга мәҗбүр була. Казан ханлыгының 1552 елда тар-мар ителүе гомумән зур күчешләр китереп чыгара. Бер яктан, Казан белән тыгыз элемтәдә яшәгән Идел буе халыкларының зур дулкыны Урал буена чигенә, күчеш XX гасырга хәтле дәвам итә. Икенче яктан, Урал алдындагы башкорт кабиләләре каушап, куркып калып, Урал аръягына кача. Бу хәлләр белгечләр тарафыннан тарафсыз рәвештә махсус өйрәнелергә тиеш.

* * *

Җирле сөйләшләрне өйрәнүче галимнәрнең барында да бер сорау туа: ни өчен бу авылларда яшәүчеләр бер үк телдә сөйләшсәләр дә, төрлечә аталып йөртеләләр соң'.' Кайсы башкорт дип, кайсы типтәр дип, кайсы казан кешесе дип, кайсы ясашныйлар, кайсы керәстияннәр дип атала, ләкин бер үк телдә сөйләшәләр. 50 — 60 елларда Көнбатыш Башкортстандагы татар сөйләшләрен өйрәнгән галимнәр Л. Т. Мәхмүтова, Ә. Ш. Әфләтунов, Җ. Алмаз һ. б. барысы да бу сорауны ачыклау йөзеннән тарих, архив материал­ларына, легендаларга мөрәҗәгать иткән, һәм халыкның төрлечә аталуы аларның җиргә мөнәсәбәтләре белән бәйле булуын ачыклаганнар. Безгә дә мондагы татарларның күчү тарихын шактый озак өйрәнергә туры килде. Без Башкорт-станның 27 районындагы татарлар яши торган 160 лап авылда булдык, аларның сөйләм үрнәкләрен магнитофон язмаларына тупладык. Бу материалларның зур өлешен матбугатта бастырып чыгардык. Сойләм үрнәкләре хәзер дә Институт­ның диалектология фондында саклана. Болар белән генә чикләнмостән, Башкор-тстанның тарихы турындагы хезмәтләр белән таныштык, революциягә кадәр дә, совет чорында да бу якның тарихы, андагы катлаулы этнологик хәл күп төрле белгечләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән. Москәү, Оренбург, Пермь, Уфа шәһәрләре архивларында сакланып килә торган күп санлы документлар белән танышу исә тагын да кызыклы һәм бай материаллар белән эш итәргә мөмкинлек тудырды. Урал буен үзләштерүнең күпьяклы һәм гаять катлаулы тарихын бер­никадәр яктырткан хезмәтләр дә язарга момкинлек бирде.

Тарих, этнография, археология белгечләренең, нәтиҗәләре буенча, хәзерге Көнбатыш Башкортстан халкы үзенең килеп чыгышы белән үк Идел буе татар­лары белән бәйләнгән. Бу якка чыгышы белән үк болгарлардан булган яки болгарларның көчле йогынтысында яшәгән кабиләләр килеп урнашканнар. Бу турыда башкорт тарихчылары Р. Г. Кузеев, шулай ук С. И. Руденко, Н. С. Акимова, С. Н. Шитова, Р. 3. Янгузин, Н. А. Мәҗитов һ. б. хезмәтләрендә бик бай мәгълүматлар тупланган. Алардан күренгәнчә, хәзерге Көнбатыш Баш­кортстан җирендә бик борынгы заманнардан бирле утрак тормышлы, җир эш-кәртү белән көн күрүче халык яшәгән. Ул Болгар дәүләте белән бик тыгыз бәйләнештә торган, аерым чорларда хәтта Болгар дәүләте ватандары да булып киткән. Алтын Урда, аннан соң Казан ханлыгы заманында да шулай ук булган. Монгол яулары соңында хәзерге Көнбатыш Башкортстанга күчеп килгән болгар кабиләләреннән түбәндәгеләрне саныйлар: юрматы, еней, биләр, юрмый, гайнә-тархан, бүләр, танып. Бу кабиләләр хәзерге Танып, Агыйдел, Ык, Дим буйларын­да яшәгән. Хәзерге көндә менә шушы төбәкләрдәге халыкның сөйләше татар әдәби теленә бик якын булуының нигезендә күрсәтелгән вакыйгалар ята, күрәсең, һәрхәлдә, хәзерге Көнбатыш Башкортстанда яшәүче татарларның саф татарча сөйләүләренә әлеге менә шушы Болгар дәүләте даирәсендәге кабиләләр нигез салган, хәлиткеч роль уйнаган.

Казан ханлыгы чорында бу уртак тамырлы бәйләнешләр дәвам итеп кенә калмый, бәлки тагын да үстерелә. Ык буе тирәләрен биләү өчен бирелгән ярлыклар шул турыда сөйли. Мәсәлән, Ык буе җирләрен (хәзерге Башко-ртстанның Ярмәкәй районы) 1523 елда Сәхип-Гәрәй хан биргән ^тархан ярлыгы нигезендә хәзерге Питрәч, Саба районнарына керә торган авыллардан чыккан кешеләр биләгән (Ахметзянов М. И. К этнолингвистическим процессам в бассейне р. Ик.«К формированию языка татар Поволжья и Приуралья». Казан, 1985. 63 б.).

Хәзерге Татарстанның Актаныш районына керә торган Мөшөгә авылы игенчеләре кузгаткан бәхәсне хәл иткән чакта, аларның да үз җирләрен Казан ханы Сәхип-Гәрәй тарафыннан 1523 елда бирелгән ярлык нигезендә биләгәнлек-ләре мәгълүм була (Исхаков Д. М. Из этнической истории татар восточных районов Татарской АССР до начала XX века.«К вопросу этнической истории татарского народа». Казан, 1985. 43 б.). Тайламас авылы татары Котлымәт Котлыгашевларга тарханлык грамотасы Ибраһим хан (1467— 1478 елларда ида-. рә иткән) тарафыннан бирелгән булган. (Борынгы документларның үзәк дәүләт архивы — моннан соң БДҮДА дип биреләчәк (1173 ф., 1 нче тасвирлама, 196 сакл. бер.). Ирәкте волосте кешеләренең бабалары Шәех-Әхмәт һәм аның иптәш­ләренә дә тарханлык Сәхип-Гәрәй тарафыннан бирелгән булган (Любавский М. К. Вотчинники-башкиры и их припушенники в XVII, XVIII вв.:В. И. Ленин ис. дәүләт китапханәсенең кулъязмалар фонды, 364 ф., 2 тасвирлама, 6 карточка, I очерк, 13 б.).

Русия идарә итә башлагач, баштагы чорларда Казан ханнары биргән ярлык­лар үз көчендә калдырыла яки тарханнарга шул ярлыкларны раслый торган өстәмә грамоталар бирелә. Мәсәлән, 1595 елгы грамота нигезендә Саралы авылында яшәүче Туктамыш һәм аның иптәшләренә Кабан, Ургузе, Тәкермән, Мәләкәс, Кузабы, Итнә, Карамалы, Каүҗияк, Тегермәнлек, Сурынчак һәм башка елгалар бассейннарындагы җирләрне биләргә грамота бирелә. XVIII гасыр ахы­рында исә, түбәндәге авыллар үзләрен Туктамыш нәселләре, дәвамчылары дип саныйлар: Саклаубаш, Өчиле Саклау, Иман, Сарсаз, Тәкермән, Чураш, Саралы Бикмәт, Сулюково*, Абдул, Сәет, Сәмәкәй, Күгәш, Каран, Келәнчетамак, Сар­ман, Рангазар (БДҮДА, 1324 ф.. 2 тасв., сакл. бер. 1249, 55 — 56 б.).

Казан ханлыгы җимерелгәч, Урал алды җирләренә Идел буе халыкларыньц күпләп күчүе башлана. Әлбәттә, бу күчеш кисәк кенә купмаган. Элек-электәв яшәп килгән бәйләнешләр булган җирләргә күчә халык. Традицион бәйләнешләр күчеш юнәлешен билгеләүдә хәлиткеч роль уйныйлар.

Идел — Урал буе Мәскәү дәүләтенә кушылганда

Урал ягына күчүнең төп сәбәпләре фәндә билгеле: Идел буенда җирләрнең үзләштерелгән булуы, халыкның тыгыз утыруы, урыс хөкүмәтенең көч­ләп чукындыру сәясәте альт баруы һәм, әлбәттә, Казан ханлыгының бетерелүе белән килешмәү. Идел буе халыкларының, аеруча татарларның, Урал тирәсенә күпләп күчүләренә ярдәм итә торган башка сәбәпләр дә булган. Алар арасында иң әһәмиятлесе Идел буе белән Урал тирәсенең Русиягә кушылу шартларының төрле булуы. Яңа кушылган халыкларның Русия составында төрле иҗтимагый-икътисадый хәлдә булуы Урал алды җирләрендәге этник хәлнең алга

* Тарихи язмаларда теркәлгән исемнәрнең кайберләре мәкаләдә асыл нөсхәдәгечә бирелә. таба үзгәрешендә зур роль уйнаган. Мәсәлән, Казан ханлыгы халкы үзенең җайлашкан яшәү урыннарыннан куыла, авыр салым (ясак) түләргә мәҗбүр ителә, ул салым һәртөрле өстәмә җыемнар исәбенә тагын да авырая. Халыклар­ны көчләп чукындыру башлана, колониаль изү көчәя. Ә Урал алды төбәкләрен­дә шартлар башкачарак була. Төрле якка сугышлар алып бару нәтиҗәсендә көчен шактый югалткан Русия дәүләте көнчыгыштагы әлеге бик аңлашылып та бетмәгән төбәкләр белән саграк эш итәргә тырыша. Урал алдында үзенең катгый хакимлеген урнаштыруда бераз тыелыбрак тора. Мәсәлән, Урал тирәсе­ндәге халыкка үз җирләре белән үзләре теләгәнчә идарә итәргә мөмкинлек вәгъдә ителә, ягъни андагы җирләр вотчина рәвешендә биләүчеләрнең үз кара­магында кала (дөрес, вотчина хуҗасына җирләрне сату тыелган була). Сүз уңаенда күрсәтеп китәргә кирәк, урыс дәүләтенә буйсындырылган бер генә төбәктә дә, бер генә халыкка да мондый вотчина хокукы бирелмәгән. Шулай итеп, хәзерге' Башкортстан мәйданында җир биләгән һәркем (әлбәттә, аларның зур күпчелеге шундагы җирле төрки халык, аларның татармы, башкортмы яки башка халыкмы булуын без белгечләр хөкеменә калдырабыз) башкорт-вотчина-лы булып исәпләнә башлый. Гомумән, Урал буендагы барлык кешеләр дә «башкортлар» дип аталып китәләр. Бу турыда архив документларын өйрәнү буенча зур эш башкарган башкорт тарихчысы У. X. Рәхмәтуллин болай дип яза: «Уфа өязенең көнбатыш һәм төньяк өлешләрендә яшәүче чувашлар, татарлар һәм марилар XVII гасырда башкорт дип аталып йөртелә башлый» (Рахматуллин У. X. Крестъянское заселение Башкирии в XVIIначале XVIII вв.«Крестьяп-ство и крестьянское движение в Башкирии в XIIначале XX вв.» Уфа, 1981. 7 бит).

Ягъни, билгеле бер чорда, бигрәк тә XVI гасырның икенче яртысында һәм XVII гасырда башкорт сүзе административ термин һәм сословие атамасы була­рак кулланылган. Бу факт пдтша чиновниклары язмаларында да, тарих, этногра­фия, география белән бәйле хезмәтләрдә дә, эш кәгазьләрендә дә билгеле, хәтта гадәти хәл буларак чагылыш тапкан һәм беркем тарафыннан да бәхәс тудыр­маган. Безнең бу язмада вотчиналылар, башкорт-вотчиналылар дигән атамалар кулланыла. Ләкин алармы хәзерге милли башкортлар белән тиңләү һич тә дорес түгел. Шулай итеп, урыс дәүләтенә кушылгач, баштагы чорларда Урал буе җир биләүчеләре үз җирләрен вотчиналы буларак били башлыйлар, үзләре теләгәнчә идарә итәргә хокуклы булалар. Бусы — беренчедән.

Икенчедәй, түләү буенча да Урал буе элекке Казан ханлыгы территориясен­нән аерылып торган. Язма чыганаклар, архив документлары башкорт ясагының Казан өязендәге халыкларга салган ясактан бермә-бер җиңелрәк булуы турында сөйли.

Мәсәлән, вотчиналылар, үз җирләрендә яшәүче күчмәннәрне тотып, хаким­нәргә бирергә кушылгач, болай дип җавап бирәләр: вотчиналылар 8 ясакка бер сусар тиресе түли, ягъни бер ясакка бер гривна булса, ә Казанда бер ясак 8 сум 26 барнау (урысча: алтын) ярты тәңкә (осемь рублев двадцать шесть алтын с полу деньгою) хасил итә, менә шуңа күрә дә ул качаклар бездә яши дә, бездә татарлар гына түгел, башкалар да, урыслар да яши бирә, җир сөрә... (БДҮДА, 248 фонд, 3 тасв., 115 китап, 978 б.), Башкортстанда ясакның икенче серле ягы да була: ул һәр аерым кеше тарафыннан түгел, ә җәмәгатьчелек тарафыннан гомуми рәвеш­тә, бергәләп түләнә, ягъни нинди дә булса бер авылга ике ясак салынган икән, аны түләүдә ничә кеше катнашуының әһәмияте булмый, ул тикшерелми до. Ясак түләүчеләр үз җирләренә кемне дә булса кертә һәм ясак түләүне шул кергән кешегә тапшыра алганнар. Еллар үткән саен теге кергән кешеләр үзләре ясакчы «башкорт» булып китә алган. Башкорт ясагының чагыштырмача җиңелрәк'бу­луы турында күп кенә дәүләт эшлеклеләре (П. И. Рычков), тарихчылар (В. Филоненко, Р. Н. Степанов) һ.б. язып калдырган.

Өченчедән, Башкортстан дигән яна территориаль берәмлек урыс дәүләтенең чигендәрәк булган, XVIXVII гасырларда тиешле күзәтү булмаган, ә Урал буен идарә итү әле җайга салынып кына килгән. Бу исә мондагы халыкны барлау, анын санын алу кебек эшләрнең начар үтәлүенә китергән, Башкортстандагы халыкның саны беренче мәртәбә III ревизиядә (1762 ел) алынган.

Дүртенчедән, Башкортстан җирләре чагыштырмача иркен булган, Урал алды табигатенең әле кул тимәгән почмаклары җирсезлектән интеккән халыкны шулай ук үзенә тартып торган.

Менә бу санап кителгән факторлар, берьяктан, элек Казан ханлыгы составын­да яисә аның карамагында яшәүче халыкларның, тормыш шартлары тагын да авыраюга, ризасызлык артуга китерсә, ягъни аларны кысып чыгарса, икенче яктан,

10 «К. У.» №8.    

Урал буена качып килгән халыкны кертә, сыйдыра һәм урнаштыра торган мөмкин­лекләр тудыра.

Идел буеннан Уралга таба

рхив документларыннан күренгәнчә, Казан ханлыгы җимерелгәч, аның 4составындагы халыклар бик зур төркемнәр булып, масса төсендә Урал 'буена күчә. Мәсәлән, 1688 елгы документта Оса даругасы* Уран воло­стенда 50 татар, мари, удмурт авыллары барлыкка килүе турында күрсәтелә. Шуларның 37 се 1662 елга кадәр, 13 е 1662 елдан соң барлыкка килгән булган (БДҮДА, 1173 ф., 1 таен., 980 сакл. бер.). 1701 елгы документтан күренгәнчә, Ирәкте оязенен Мошөгә авылы татарлары-вотчиналылары аларның җирендә 20 авылның рөхсәтсез килеп утыруы турында шикаять язалар (БДҮДА, 615 ф., 1 тасв., сакл, бер. 12157). Тикшерү барышында бу авыл кешеләренең күбесе инде җитмеш елдан артык монда яшәүләре мәгълүм була.

Мондый фактлар гына да XVI гасыр ахырында, XVII гасырның беренче яртысында Урал буена күчеп килүнең нинди кин колачлы булуы турында сөйли. Шунда ук бу авылларга нигез салучыларның Казан һәм Зөя өязеннән икәнлекләре дә күрсәтелә.

Халыкларның күчеп китүе шул дәрәҗәгә барып җитә ки, Казан өязе авыл­ларында ясак түләүчеләр саны күпкә кими. Билгеле, бу хәл чиновникларның игътибарыннан читтә кала алмый. Казанның вице-губернаторы Н. Кудрявцев 1719 елны Сенатка язган хатында татарлар, ясаклы башка халыклар башкортлар­га качалар, ә аларга салынган салымнар җыелмый, дип яза (БДҮДА, 248 ф., 3 тасв., 101 китап, 457 б.). «Казан өязендә 6006 ясаклының җирләре буш калган», дип языла икенче бер документта (БДҮДА, 248 ф., 3 тасв., 115 кит., 978 б.). Урал тирәләренә качу шулкадәр көчәеп киткәч, аларны тоту, кире кайтару эшләре җәелдерелә, юлларга сак куела һ.б. Нәтиҗәдә, 1707 — 1720 елларда Казан һәм Уржум өязләреннән генә дә 17920 гаилә качаклар теркәлә. Шулардай, 8613 татар, 3863 мари, 3303 рус, 991 удмурт, 896 яңа гына чукындырылганнар. 196 чуваш, 58 мордва (Шунда ук, 115 кит., 283 284 б.). 1720—1722 еллар эчендә Уфа губернасында 5031 күчеп килгән гаилә (яки 20105 кеше) табыла, аларны элек. торган җирләренә кайтарырга телиләр. Шулардай иң күбесе Казан (3814 гаилә), Зөя (550), Сембер (254), Уржум (92) өязләренә туры кило (Шунда ук, 922931 битләр). Күргәнебезчә, күчеп китүчеләрнең зур өлеше Казан өязеннән була, милләтләре ягыннан караганда да, татарлар иң зур күпчелекне алып тора. Патша түрәләре дә моңа еш игътибар итә, игенчеләрнең күчеп килүе мәсьәләсен өй­рәнүче галимнәр дә шундый ук нәтиҗәләр ясый (С. М. Васильев, У. X. Рәхмәтул-лин һ.б.-). Әле яңа чукындырылган дигән (896 гаилә) төркемнең дә зур өлеше татарлар булырга тиеш. 1701 елга караган бер документта, мәсәлән, качакларның күпчелегенең элек Казан өязе Арча даругасына караган авыллардан булуы турын­да мәгълүматлар теркәлгән (БДҮДА, 452 ф., 2 тасв., 85 сакл. бер., 2 б.; Васильев С. М. Припущенники на башкирских землях в I половине XVIII в. (Канд. дисс, М., 1950. 63 б. һ.б.).

Югарыда башкорт ясагын түләүнең кайбер серле якларын күрсәтеп киткән идек. Тагын икенче әһәмиятле якны да истә тотарга кирәк. 1649 елгы указ нигезендә Урал буендагы җир хуҗаларыннан (вотчиналы-башкортлардан, морза­лардан, татарлардан) җир сатып алу тыелган була. Ягъни килгән кешеләргә җирне сатып алмыйча, башкача урнашу юлларын эзләргә кирәк булып чыга. Менә шунда инде ясакның уртак җир өчен гомум рәвештә түләнү факторы искиткеч әһәмиятле роль казана: килгән кешеләргә общинага кереп китү мөмкин­леге туа. һәм мондый шартларда Башкортстан вотчиналылары җирләренә бары теле, дине һәм культурасы уртак булган халык кына— татарлар гына кереп утыра ала. Шуңа күрә дә, урыс тарихчылары күрсәтеп киткәнчә (Н. Н. Фирсов, С. В. Бахрушин, А. П. Волынский), Башкортстан халкы XVII' гасырда да әле

* Ул чорлардагы территориаль-административ бүленеш буенча Казан өязе Арча, Җөри, Нугай, Галеч даругаларына бүленгән булган. Шул ук принцип Башкортстанга да күчерелгән. Ул Оса (Уфадан хәзерге Пермь өлкәсе шәһәренә хәтле), Казан (хәзерге Көнбатыш Башкортстан, Татарстанның Ык һәм Агыйделнең түбән агымы бассейннары), Нугай (Уфадан Агыйдел буйлап көньякка таба, Димнен ун як бассейны). Себер (Көнчыгыш Башкортстан) даругаларына бүленгән.

нигездә урыс булмаган халыклардан торган. 1736 елда башкорт жирләрен сатар­га рөхсәт ителгән указ чыга. Шуннан соң гына бу тирәләрне үзләштерүдә урыс крестьяннары да катнаша башлый (шәһәрләр һәм кайбер урыннарда чиркәүләр салуны исәпкә алмаганда).

Язма чыганаклардан күренгәнчә, күчеп килеп утыручы халыкка вотчиналы-лар төрле чорда төрлечәрәк мөнәсәбәттә булган. Башта еш кына алар үз җирләрендә күпме кеше яшәгәнен белеп тә бетермәгән. Ләкин җирләре тарая, ау урыннары кысыла башлагач, XVIII гасыр башында алар тарафыннан бик күп шикаять язылуы билгеле. Аларда Казан ягыннан бик күп кешеләрнең килүе, рохсотсез-нисез утырулары турында күрсәтелә. Шул ук вакытта, патша чинов­никлары язмаларында күчеп килүчеләрне вотчиналыларнын кабул итүе турында фактлар да күп теркәлгән. 1719 елда Н. Кудрявцев Сенатка җибәргән хәбәрендә болай дип күрсәтә: «башкортлар» йомышлы татарларны һәм урыс булмаган башка ясаклы халыкларны үз биләмәләренә кертә, үзләрендә тота» (БДҮДА, 248 ф., 3 таен., 101 кит., 39 б.). 1730 елда А. П. Волынский «башкортлар, бернинди фәрманнарга да карамастан, качып килүчеләрне кабул итәләр», дип зарлана (Иетори.ч Татарии в документах и материалах. М., 1937, 387 388 битләр). Хәтта 1704 — 1708 еллардагы башкорт баш күтәрүенең сәбәпләреннән берсе итеп тә Казан комиссары А. С. Сергеевның башкортлардан күчеп килеп утыручыларны бирүләрен катгый таләп итүен күрсәтәләр (Рычков П. И. Типог­рафия Оренбургская, ч. 1, СПб., 1792, 89 бит). Чыннан да, күп кенә архив документларында вотчиналыларның күчеп килеп утыручыларны чиновникларга тотып бирергә ашыкмаулары күренә. Еш кына, без инде күптән яшибез, алар-нын безгә бурычлары бар, дип та. аңлаталар. Оса һәм Себер даругасындагы татарлар үзләрен туган якларына җибәрмәүне үтенәләр. Алар: «Безнең ата-бабаларыбыз гына түгел, хәтта бабаларыбызның бабалары да инде бу җирләр­дә яшәгән булган, туган җирләребезнең кайда икәнен дә белмибез», дип күр­сәтәләр (БДҮДА, 248 ф., 3 тасв., 115 кит., 371 бит). Менә мондый фактлар Урал тирәсенә татарларның күчүе, җирле вотчиналылар белән аларның үзара мөнәсәбәте мәсьәләсенең гаять катлаулы, гаять күпкырлы икәнлеген күрсәтә. Бу катлаулылык патша хөкүмәте сәясәте белән бәйле рәвештә тагын да тирә­нәя. Эш шунда ки, дәүләт өчен салымнарның күбрәк җыелуы әһәмиятлерәк. Шуңа күрә до хөкүмәт, бер яктан, крестьяннарның качып китүенә каршы көрәшсә, икенче яктан, вотчиналардан җыела торган ясакның артуын да күздә тота, алар. җиренә күчеп килеп утыручыларны ясак түләү шарты белән калдыра килә.

Иделдән Уралга таба күчүнең төп алшартларыннан берсе — Башкортстанда килгән кешеләрне вотчинага кертү мөмкинлеге (припуск) булу. Җирне кабиләләр уртагыннан биләгәндә башка кабиләдән теге яки бу сәбәп белән аерылып чыккан кешеләрне кертеп тору гадәте элек-электән яшәп килгән. Күчеп килүчеләр дә яңа җирләргә шушы гадәт нигезендә урнашкан. Килешү, әлбәттә, сүздә генә булган. Ләкин тора-бара күчеп килеп утыручылар саны бик нык арта, ау урыннары кысыла башлагач, кыскасы, җир әзәя башлагач, аны биләүне законлаштыру зарурлыгы туа. Урыс дәүләте тарафыннан күпсанлы монастырьлар салыну, ныгытылган калалар төзелү дә вотчиналыларның җирләре кимүенә китерә. Нә­тиҗәдә, күп кенә вотчиналылар үз җирләренә булган хокукларын язма документ­лар нигезендә законлаштыра башлыйлар. Тол буендагы гайнә кабиләсе 1597 елда, Агыйдел бассейнындагы юрматы кабиләсе патша Ал. Михайлович вакыты­нда үз җирләренә грамота алалар. 1671 елда мин кабиләсенең 11 ыруы җирләрен үзара бүлешә һәм Ал. Михайловичтан бүлешү турында грамота ала. Телдән генә сөйләнеп, буыннан-буынга тапшырыла торган шәҗәрәләрнең язма вариантлары барлыкка килә. Болар барысы да килгән кешеләрнең артык күбәеп китүе белән бәйле, чөнки килгән кешеләр үзләрен шулай ук хуҗалар итеп күрсәтә башлый.

Ыруларда яңа бүленешләр барлыкка килә. Мәсәлән, XVIII гасыр башында ырулардагы түбәндәге нәсел-тармаклар игътибарга лаек: бөржән кабиләсендә чуваштай, татар, чирмеш; юрматы кабиләсендә мукшы, нугай, чуваок кыпчак кабиләсендә чуваш, табын кабиләсендә ар, чувашбирде, казантатар, чирмеш, әпсәләм; катай кабиләсендә казан; ай кабиләсендә арый; мин кабиләсендә нугай, кушылды, юлдаш, калмак нәселләре һ.б. Кайбер кабиләләр составында килгән кешеләр зуррак бүленешләрне тәшкил итә. Мәсәлән, юрматы кабиләсендә мишәр ыруы, танып кабиләсендә казанчы ыруы, ай кабиләсендә морзалар ыруы һ.б.ш. (Кузсев Р. Г. Очерки исторической этнографии башкир. ч. 1, Уфа, 1957. 48 57 бб.). Яңа ырулар барлыкка килүгә башка галимнәр дә игътибар итә, бу факт әкиятләрдә дә, легендаларда да чагылыш таба. Мәсәлән, дуван-әйле ыруының

10* 

казан ягыннан килгән кешеләр исәбенә бермә-бер артуы турындагы легенда аеруча игътибарга лаек (Кузеев Р. Г. Шунда ук, 68 бит).

Шәҗәрәләр генә түгел, яңа килгән кешеләргә җирдән файдаланырга рөхсәт бирү актлары да язма рәвештә рәсмиләштерелә башлый. XVII гасыр ахырыннан башлап мондый актларны бары язма рәвештә генә һәм бары дәүләт учреждени­еләрендә генә формалаштыру мәҗбүриләштерелә. Бу бигрәк тә яңа килгән халыкны исәпкә алып ясак түләтә башлау өчен шулай эшләнә.

Татарларның Урал алды төбәкләренә күчүләренең алшартларын сөйләгәндә һәм шул хәлләр барган тарихи җирләрне сыйфатлаганда тагын бер якны аерым күрсәтеп үтәргә кирәк. Татарларның һәм татарлар белән тыгыз элемтәдә торган башка Идел буе халыкларының Башкортстан җирләренә күчүе XVI XVII га­сырның беренче яртысында ук аеруча зур күләмдә булган инде. С. М. Васильев фикеренчо, урыс булмаган күчеп килүчеләр саны XVIII гасыр уртасында Уфа провинциясе халкының яртысын тәшкил иткән (Васильев С. М. Башкорт ерендә припущешшктәр.«Әзоби Башкортстан», 1951, № 2). Бу чорда Урал буе җир­ләренең күчеп килгән кешеләр тарафыннан күпләп үзләштерелүе турында башка галимнәр дә яза. Мәсәлән, П. И. Рычковның «История Оренбургская (1730 — 1750)» (Оренбург, 1896) дигән хезмәтен карарга мөмкин. Шул чорның, ягъни XVIII гасырның патша чиновниклары, администрация вәкилләре башкортлар санының XVIII гасыр башына ике мәртәбәгә якын артуын һәм бу артуның нәкъ менә күчеп килеп утыручылар исәбенә булуын кат-кат күрсәткәннәр (История Татарии в документах и материалах, М., 1937, 399, 402 битләр; Материалы по истории Башкирской АССР; ч. III, М.-Л., 1949. 526 бит; Добросмыслов А. И. Материалы по истории России, т. I, II, Оренбург, 1900, 10 бит, һ.б.ш.). Менә бу факт һәрчак игътибар үзәгендә торырга тиеш.

Димәк, Урал ягына Идел буе халыкларының, бигрәк тә татарларның, XVIII гасыр башына хәтле күпләп күчеп килеп төрле ысуллар белән утырулары чын һәм бәхәссез факт. Алар шул вакытта ук крайның иҗтимагый-икътисадый хәленә сизелерлек йогынты' ясарлык күләмдә булганнар инде.

Яңа җирләргә урнашу

Сорау туа: ни өчен соң Башкорстандагы татарлар, бер генә исем белән аталмыйча, күп төрле исем астында йөриләр? Халык арасында бүгенгә кадәр сакланып килә торган легендалар, тарих, этнография, археология, фольклор һ.б. өлкәләргә караган әдәбият белән танышу, күпсанлы архив до­кументларын өйрәнү әлеге күптөрлелекнең килгән халыкның яңа җирләргә урна­шу ысуллары белән бәйле булуын күрсәтте: алар төрле юллар белән җир хуҗалары булып киткәннәр һәм шуңа бәйле рәвештә төрле исемнәр белән йөртелә башлаганнар.

Яңа җирләргә урнашуның иң таралган ысулы — үзлегеңнән теге яки бу җирне били башлау. Үз белдегең белән, рөхсәтсез килеп утыру шулкадәр киң колач ала ки, XVII гасырның ахырында — XVIII гасырның беренче ун елында җирле вотчи-налылар хөкүмәт учреждениеләренә бер-бер артлы шикаять яудыра башлый. А. И. Добросмыслов, В. Филоненко туплап чыгарган материаллардан күренгәнчә, Уфа ягының барлык даругаларыннан да килә бу шикаятьләр. Аларның барысын­да да Казаннан, Казан ягыннан килгән кешеләр, Казан татарларының рөхсәтсез килеп утырып җирләрне сөрүләре турында әйтелә. Берничә генә өзек тәкъдим итәбез: «Казан өязеннән килгән кешелор үз Мелдекләре белән урнашып яши бирә»; «безнең вотчиналарыбызда Казан һәм башка өязләрдән килгән татарлар һәм урыс булмаган башка халыклар яши һәм җирне сорамыйча Гш.ш, бөтен байлыкларыбыз-дан файдалана» («Казан даругасындагы ясаклы татарлар...» һ. б. ш.).

Рөхсәтсез килеп утыручыларның кайберләре җир хуҗалары белән үзара телдән генә килешкән булырга да мөмкин. Тик алар тора-бара барыбер үз белдекләре белән килеп утыручылар рәтендә санала башлыйлар.

Бернинди ярлыксыз, сорамыйча килеп җир табып утыручылар, анда хуҗалы­гын төзегәч, йортын-жирен булдыргач, ясаклы ялгызак* катламына язылалар һәм ялгызак ясагы дип атала торган ясак түли башлыйлар.

* Атама шартлы рәвештә алына. Документларда бу катлам бобыльлор дип атала. Ләкин эчтәлеге белән ул Русия тарихындагы бобыльләрдән аерыла: ялгызакларның га­иләсе, хуҗалыгы, биләгән җире дә булган.

Аерым күрсәтеп үтәргә кирәк, ясак түләүнең ул заман Урал буе шартларын­да зур әһәмияте булган. Әгәр дә берәү ниндидер җир өчен ясак түли икән, димәк, бу кеше инде шушы җирнең хуҗасы, җир аныкы, дигән сүз. Нинди генә бәхәсләр туса да, җир турында нинди генә хөкем һ.б. тикшерү эшләре кузгатылса да, бу җир, кем аның өчен ясак түләгән, шуныкы булып кала торган булган. Җир ул тормыш, җир ул тереклек чыганагы, җир — яшәү дигән сүз булган, ә аның өчен түләнә торган ясак синең бердәнбер дәлилең. Башкортстан шартларында ясак­ның чагыштырмача җиңел булуын да тагын бер кат искә төшерик. Шуңа күрә дә килеп җир били башлаган кешеләрнең ясакка язылырга омтылулары бик таби-тый.

XVII гасыр башына караган документларда Уфа ясагы һәм Казан ясагы дигән атамалар еш кулланыла. Мәсәлән, Симәк авылыннан Байморза Байчурин ясакны элек Казанда түләгән. Ә утыз ел элек Уфа өязендә татар Апае Әхмотев янына килеп яши башлый. Хуҗалык каралтылары төзегәч, ясак җыючы аны ике сусардан торган ясакка язып куя (Васильев С. М. Припущенники на башкирских.... 133 б.).

Казан ясагы дигәндә Русия дәүләтенең Казан Приказына (ул Казан шәһәрен­дә урнашкан була) түләнә торган ясак күздә тотыла. XVI XVII гасырларда аны Казан өязендә яшәүчеләр түләгән. Шуның белән бергә, элек* Казан ханлыгы составында булып, Русйя җиңүләреннән соң Уфа провинциясе составында калган кешеләр дә ясагын Казанда түләүне дәвам иткәннәр булса кирәк. Чөнки докумен­тларда еш кына үзләренең ясакларын Казаннан Уфага күчерү фактлары күзәтелә. Мәсәлән, Уфа өязе Оса даругасы вотчиналыларының бабаларының бабалары Тулыбай ясакны Казанга түләп килгән, «һәм Уфа шәһәре төзелгәч,... Уфага түләгән». Уфа өязе Казан даругасы Көчек һәм Тугыз (хәзерге Әгерҗе районы) авыллары татарлары да Казан ясагы түләгән, ә аларның туганы Иткенә ясакны Еней волосте (шул ук Әгерҗе районының Тугыз буй ягы) «башкортлары» белән бергә түләгән. 1689 елда әлеге татарлар Иткенә белән бер ясакка күчәләр, Уфага түли башлыйлар. 1658 елгы документтан күренгәнчә, Талламас авылы ялгызак­лары да ясакны ике якка түләгән: Казанга да, Уфага да, шул ук вакытта алар вотчиналарын «борын-борыннан, ата-бабаларыбыздан килә» дип язалар (БДҮДА, 1173 ф., I тасв., сакл. бер. 980, 1037, 745, 476 һ. б.). Мондый фактлар әлеге авылларның Казан ханлыгы заманында ук булганлыклары турында фараз итәргә дә мөмкинлек бирә. Тагын шуны күрсәтеп үтәргә кирәк, Казан ясагы билгеле бер төбәккә караган документларда гына очрый: Ык бассейны һәм Агыйделнең түбән агымы бассейны. Казан ясагын тарихчы белгечләр махсус тикшерсә, Казан ханлыгының көнчыгыш чикләре турындагы мәсьәлә дә анык­лана төшәр иде. Әлбәттә, XVI һәм XVII гасыр турында сүз йөрткәндә Казан ясагы күбесенчә Казан өязендә яшәүчеләрнең Казан Приказына түләгән ясагы күздә тотылган. Мисалларны дәвам итәргә мөмкин.

Казан чувашы (Казан өязе татарларының бер катламы ул елларда документ­ларда шулай аталып йортелгән) Максут Ураков (Җөри даругасы Бирсут авылын­нан була) 1627 елда язган челобитиесендә Ык елгасының югары агымында вотчинасы булуын, ә ясакны Казанда түләвен хәбәр итә (БДҮДА, 1173 фонд., 1 тасв., 321 сакл.бер., 1 б.). Арча даругасы Ашытбаш авылы, татары Котлы Ишменев Казанда ясак түләгән, ә үзе Уфа өязе Уран волостенда яши (Васильев С. М. Шунда ук, 63 б.). Уфа өязе Казан даругасы Иске Юшады авылы ясаклы татарлары да Уфага берәр сусар ясагы, Казанга җан башына салына торган ясак түләгәннәр (БДҮДА, 452 ф., 2 тасв., 85 сакл.бер., 2 б.). 1688 елга кадәр Уфа өязе Уран волосте җирләрендә барлыкка килгән 50 авылның 18 е генә Уфадагы ясак кенәгәләренә язылган булган. Калганнары исә ясакны Казанга түли, ә монда вотчиналылар ясагын түләргә булышалар һәм шуның өчен җир хуҗаларына елына кырык сусар түләп торалар. Документтан күренгәнчә, бу авыллар урынна­рыңда калдырыла (БДҮДА, 1173 ф., 1 тасв., 980 сакл.бер., 12 б.). Чапкын авылыннан Алкач Яхин болай дип күрсәтә: алар авылында (док. 1688 елга карый) барлыгы 9 ялгызак, алар 20 елдан күбрәк элек Морзакай Юкачев вотчинасында рөхсәтсез-нисез авыл булып утыралар, йортлар салалар һәм казнага ялгызак ясагы түли башлыйлар. Тикшерү барышында Морзакай Юкачевлар вотчинасын­да 24 авыл (276 семья) барлыкка килгәнлеге мәгълүм була, туларның 14 е (165 семья) инде 50-70 елдан да күбрәк шушында яшиләр икән. Патша хөкүмәте өчен ясак түләүчеләрнең саклануы хәерлерәк булганга, бу авыллар да урыннарында калдырыла (Васильев С. М. Припущенники на башкирских землях..., 129138 бб.).

Хөкүмәт күчеп килеп үзирекле яшәүчеләрне барлау эшләре дә алып бара. Мәсәлән, 1678 елны 2571 кеше (элек «кеше» дигәндә гаилә башлыгы күздә

тотылуы, ә гаиләләрнең бик ишле булуын, йортта еш кына берничәшәр киленнең бергә яшәвен истән чыгармыйк) барланып, акча яки сусар ясагына билгеләнәләр (Новиков В. А. Сборник материалов для истории Уфимского дворянства. СПб., 1879). Воевода В. Ф. Стрешнев заманында һәр яңа килгән кешене барлап торыр­га, килгән берен ясаклылар исемлегенә яза барырга, вотчиналарда хуҗаларга оброк түләүчеләрне барлап, ачыклап, алармы ясаклылар исемлегенә теркәргә дигән фәрман чыгарыла (БДҮДА, 1173 ф., 1 тасв., 1167 сакл.бер., 2 б.). Нәтиҗә­дә, 1693—1694 елларга караган эш кәгазьләрендә ясаксызларны ялгызак ясагы­на, ә ялгызак ясагындагыларны оклад ясагына язу турында бик күп фактлар теркәлгән.

Ялгызаклар чагыштырмача аз җирле крестьяннар катламын тәшкил иткән. Алар бу яклар Мәскәү дәүләтенә кушылганчы ук монда яшәгән булырга мөмкин. Мәсәлән, Уфа өязе Казан даругасы Уран волосте Кичкутан авылы кешеләре 1622 елда ук ясаклы ялгызак булып исәпләнгәннәр (БДҮДА. 1173 ф., 1 тасв., 642 сакл.' бер.). Баржы авылының кешеләре шул ук документта «старожилые бобыли» (иске ялгызаклар) дип аталганнар (25 б-). Бөре өязе Туйкаш авылы типтәр­ләренең дә борынгы бабалары ялгызак булган. Алар ялгызак ясагын 1744 елга хәтле, ягъни типтәр исеме алганчы түләгәннәр (БДҮДА. 1324 ф., 1 тасв., 4152 сакл.бер. 265 273 битләр). Ялгызаклар катламында бөлгенлеккә төшкән жирле крестьяннар да, йомышлы татарлар да булган.

Тора-бара, үзенең хәлен ныгыткач, кайбер ялгызаклар, кайдагы җирне билә­үләрен, ул вотчинаның чикләрен күрсәтеп, үзләрен оклад ясагына күчерүне сорап, административ учреждениеләргә үтенеч язалар.

Шул үтенеч нигезендә аларга грамоталар, биләмә язуы дигән документлар бирелә. Нәтиҗәдә/ үтенеч язучы үз җиренең законлы хуҗасы буларак хәлен тагын да ныгыта. Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Оклад ясагы дигән ясакны жирле вотчиналылар түли торган була. Димәк, шулай итеп ялгызаклар вотчиналылар катламына күтәрелә. Башкортстанда XVI XVII гасыр шартларында вотчина­лылар һәм «башкортлар» дигән сүзләрнең бәрабәр атамалар булуын да истән чыгармаска кирәк. Берничә мисал китерик. Уфа өязе Нугай даругасы Табын волосте тарханы Янбахтин җирендә яшәүче ялгызак Зяникак Елымов 1673 елда башкорт хезмәтенә күчә (БДҮДА, 1137 ф., 1 тасв., 539 сакл.бер., 2 б.). Шундый ук юл белән Табын волосте ялгызаклары Уразай һәм Акпердай («Матросовы дети») да башкортка күчкәннәр (Шунда ук). Кыпчак волосте Бурлы авылыннан Качаковлар, Илтудиннарның аталары һәм бабалары шул ук волостьныкы, бөл­гәч ялгызакка язылган булганнар, үтенечләрен канәгатьләндереп, аларны, кайсы ясак күбрәк булса, шуңа язарга кушылган грамота бирелә (Шунда ук, 933 сакл.бер.. 7, 37 б.б.).

Уфа өязе Казан даругасы Турай авылы татары Колмәт Еналеев 1677 елда үзенең ялгызак ясагын ирекле һәм ясаксыз булган кешеләргә тапшыра, ә үзе оклад ясагына языла. Ул үзенең үтенечендә «минем шунда-шунда биләмәм бар» дип күрсәтә. Ә 1689 елда аның улы (?) Якуп Колмәтов Турай авылы башкорт­лары арасында саналган (Материалы..., ч. /., 224 б.).

Нугай һәм Себер даругаларындагы ялгызаклар XVII гасыр ахырында Нугай даругасы Мин волосте башкортлары белән уртак ясакка язылалар, ә аларның балалары 1728 елда язган үтенечләрендә инде башкортлар белән бертигез хокук­лар даулыйлар (Шунда ук. 128 б.).

Оклад ясагына күчкәндә ялгызаклар еш кына «патша казнасына файдага» өстәмә ясак түләргә вәгъдә итәләр. Югарыда телгә алынган Талламао авылы кешеләре, оклад ясагына күчерүне сораганда, файдага елына ике сусар өстәп түләргә язылалар, безнең биләмәбез Ык буенда, бик борынгыдан кило, аталары-быз-бабаларыбыздан калган, дип язалар. Уран волостеннан Москов Бахтыбаев, карт булганга күрә, үзенең буш вотчинасын ялгызак ясагындагы татарларга (Мыстяч Бахтыбаев һәм Якуп Танатмышевларга) бирә. Соңгылары әлеге билә­мәнең ясагын («10 куниц да батман меду да прибыль куницу») түләргә тиеш булалар, ә аларның ялгызак ясагы бер дә ясагы булмаганнарга күчерелә (БДҮДА, 1173 ф.. 1 тасв., 1035 сакл.бер.. 7 б.).

Еш кына оклад ясагына күчүчеләр үзләре белән бергә кардәшләрен, алардан туган энеләрен (яңа күчеп килгән кешеләрне) дә язалар, аның өчен өстәмә сусар түләргә алыналар. Мәсәлән, Уфа өязе Казан даругасы Байлар волосте Русай авылыннан Чурабол Токаев Уфага 20 ел ялгызак ясагы (2 сусар) түли. ә аның Ык башында вотчинасы бар икән. Үзен, ялгызак ясагыннан сызып, туганының улы белән бергә, оклад ясагына күчереп язуларын сорый. Аның да соравы канәгать-ләндерелә һәм ул Уфага өч сусар, патша файдасына тагын бер сусар түләргә

тиеш була (Шунда ук, 470 сакл. бер., 1, 7 66.). Колмәт Еналеев та оклад ясагына энесе Измаил белән бергә күчә, вотчинасы Ык буенда, борын-борыннан бар, дип аңлата. Дуван волосте Кыркалны авылы ясаклы татарлары да оклад ясагына күчәләр (Шунда ук, 858 сакл.бер., 5 6.). Менә бу фактлар атап кителгән авыллар­ны Казан ханлыгы чорында ук шунда булганнардыр дип фараз итәргә мөмкинлек бирә.

Шулай итеп, яна күчеп килгән кешеләрнең бер өлеше башта үз белдекләре белән, рөхсәтсез утырып, ясаксыз яшәп, аннан сон җир юнәтеп хуҗалыгын ныгыт­кач, ялгызак ясагына языла торган булган. Алар тора-бара җирләрен арттыргач, оклад ясагына, башкорт-вотчиналылар дигән социаль катлам түли торган ясакка, күчә алганнар. Күчеп килгән кешеләр шундый юллар белән яна җирләрдә үз-ләренец хәлләрен ныгыта килгәннәр, җир хуҗаларына—башкортларга әверелә барганнар. Бу хәлләр, һичшиксез, татар телле «башкортлар» килеп чыгуга сәбәпче булып торалар. Ялгызакларнын һәм үз белдекләре белән утырган татарларнын бер өлеше типтәрләр булып киткән (бу мәсьәләгә түбәндәрәк туктарбыз).

Припуск (үз җиреңә чит кешеләрне урнаштыру). Үз җиреңә чит кешеләрне торырга кертү, башкорт галимнәре фикере буенча, беренчедән, күптәннән яшәп килә, икенчедән, ул бары Көнбатыш Башкортстан өчен генә хас булган. Припуск ике юл белән башкарылган: 1) телдән килешү; 2) язма нигезендә килешү. Телдән килешеп урнашу, бик борынгыдан килгән. Бу форма башта ин төп форма булган. XVII гасырга караган документларда крестьяннар күпчелек очракта «без монда бик күптәннән яшибез инде, без урнашкан вакытта бернинди дә язулар бирү юк иде», дип язалар. Югарыда әйтеп үткәнебезчә, килгән кешеләрнең крайда нык артып китүе, вотчиналы ларның җирләре һәм ау урыннары кысыла башлау һ. б. ш. сәбәпләр нәтиҗәсендә XVII гасырның соңгы чирегендә җир турында күпсанлы бәхәсләр кузгала. Биләмәләреңне үзеңә язма документлар нигезендә беркетү зарурлыгы бик нык кочәя. Припуск, нигездә, язма рәвештә генә башкарыла башлый. Язма припуск билгеле бер традицион рәвештә, татар телендә языла торган булган, дәүләт учреждениеләрендә аның тәрҗемәсе («перевод с татарс-кого письма» дип атала) саклана торган булган. Гомумән, күп төрле халыклар килеп урнашкан Ьашкортсган шартларында татар теле бу халыклар өчен төп аралашу чарасы булып хезмәт иткән, эш кәгазьләре дә татар телендә алып барылган. Припускны дәүләт учреждениесендә, рус теленә тәрҗемә белән форм­алаштыру 1700 елдан фәрман нигезендә закон итеп кертелә. Бу фәрманга кадәр төзелгән припуск актлары 1700 елда язма формага күчереләләр.

Припускнын шартлары бик күп төрле, һәр вотчиналы аны үзенчә хәл иткән. Шулай да аларны төп өч төргә бүләргә мөмкин.

1.                            Килеп, авыл булып утырган кешеләр вотчиналыларга оброк түлиләр, мәңгегә яки билгеле бер вакытка урнашалар, вәгъдәсе тулгач, килешүне яңар­талар.

2.                           Килеп вотчинада мәңгегә урнашалар һәм вотчиналылар белән бер ук хокуклы булып яши башлыйлар, ясакны бергә түлиләр. Шулай итеп, вотчинаның тигез хокуклы хуҗаларына, ягъни вотчиналыларга әвереләләр, документларда бу төр күпчелек очракта «ясак түләргә ярдәм итәр өчен» дип күрсәтелә торган булган (Материалы по истории..., т. III, 60, 78, 136 һ. 6. битләр).

. 3. Төрле юллар белән аерым вотчинага мәңгегә хуҗа булып китәләр. Мәсә­лән, Бюляр волосте башкорты Ишкәй Карманов, карт, ялгыз, бала-чагасыз булу сәбәпле, үзенең повытьесын, бөтен уңайлыклары белән Тюрячеево авылы ясаклы татары Салтанай Исаков һәм аның иптәшләренә бирә. Соңгылары бөтен нәр­сәдән файдаланырга, Ишкәй өчен ясак түләргә тиеш һәм, кайда теләсәләр, шунда авыл булып утыра алалар. Документта Ишкәйнең алдагы көннәрдә ул повытьеда бернинди дә эше булмаячагы басым ясап күрсәтелә. Шундый ук припуск Дуван (үлгән башкорт урынына), Юрматы (васыять буенча), Кыр-Илан, Елдят (үлгән башкорт урынына) һәм башка бик күп волостьларга рәсмиләштерелгәннәр (Ма­териалы по истории Башкирской АССР, т. III, Ш11, 178, 290, 315 һ. б. битләр; БДҮДА, 1173 ф., I тасв., сакл. бер. 1331, 1—3 б.б. 615 ф., Iтасв., сакл. бер. 12149, 11 бит; һ. б. ш.). Бушап калган повытоклар да тизрәк ялгызакларга яки ясаклы татарларга күчереп языла торган булган, мондый очракта алар ялгызак һәм Казан ясагыннан, җирле вотчиналыларга түли торган оброктан азат ителәләр һәм оклад ясагына күчереләләр (Мәсәлән: БДҮДА, 1173 ф., 1 тасв., сакл. бер. 1034, 1035).

Припуск күчеп килгән кешеләргә яңа җирләрдә урнашып калырга ярдәм иткән, аларга вотчиналы-башкорт булып китәргә, башкорт катламында (со­словиесендә) исәпләнә башларга зур мөмкинлекләр биргән. Җир сату патша

фәрманы нигезендә тыелган булса да, вотчиналылар аны сатуның башка ысул­ларын тапканнар. Припускнын шул ук җир сату икәнен XVIII гасыр идарә вәкилләре дә, башкорт тарихчылары да язганнар. Мәсәлән, К. Ураков үзенең 1744 елда императрица Елизавета Петровнага башкорт халкының тарихы турын­да язган гаризасында вотчиналылар припушснникларга үзләренең бер өлеш ясакларын бүлеп бирделәр, ә кайберләре ясакларына ярдәмгә алдылар, ә кайбер­ләре исә алар белән бөтенләй туганлаштылар, дип яза (Материалы..., т. III, 556 бит). «Материалы по истории Башкирской АССР» дигән хезмәтне бастыручылар припускның эчтәлеге төрлечә булуын, аның җирне аренда рәвешендә биләүдән башлап, вотчиналы-башкортлар белән тигез хокукта идарә итү һәм сатып алуга кадәр барып җитүе турында язалар (Материалы..., т. IV, 393 бит, № 30 нчы документта бирелгән искәрмә).

Р. Г. Кузеев, аренда еш кына чикләнмәгән сроклыга әйләнә торган булган, ягъни чынбарлыкта сату дигән сүз булган, дип яза (Башкирские шежере. Уфа, 1960. 185 б.). Күпсанлы архив документларына таянып, без дә припуск җирне алу-сату дигән сүз булган дип саныйбыз. Алай гына да түгел, ул килгән кешеләр­нең вотчиналы-башкортлар катламына үтеп кереп, яңа җирләрдә үзләренең статусларын ныгыту ысулы да булып хезмәт иткән. «Үз җиренә кертү... читләр­не» башкорт общинасына үтеп керү формасы» (С. М. Васильев. Припущенники..., 130 б.). Бу урында тагын бер мәртәбә ясакның роле турында берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Ясак кешеләрнең яңа җирләргә төрле юллар белән урнашуына гына түгел, инде урнашкан кешеләрнең үз хәлләрен яхшыртуга тагын да көчле этәргеч булып торган. Ясак түләгән икән, хөкүмәт аны, нинди генә бәхәсләр чыкса да, үз җирендә калдыра килә. Дәүләт органнарының ясакның күләмен арттыра бару сәясәте дә күчеп килгән кешеләргә яңа җирдә урнашырга уңайлык­лар тудырган. Р. Г. Кузеев «Ясакны башкортлар җирне биләү хокукының билгесе итеп күзаллый,— дип яза.— Әгәр ниндидер бер билгеле җир кисентесе өчен казнага ясак түләнә икән, аны түләгән кеше шул ясак нигезендә әлеге җирнең хуҗасы булып китә» (Башкирские шежере, 209 б.). Бу әйтелгәннәрнең чынбар­лыкка туры килүе һәм припускнын нәтиҗәләре XVII гасыр ахырында, XVIII гасыр башында ук инде ачыклана. XVIII гасырның беренче яртысында Уфа краенда яшәгән һәм эшләгән И. К. Кириллов болай дип яза: «Чын башкортлар припущенникларны язма килешү нигезендә, алар өчен казнага ясак гүләргә дип үз җирләренә керттеләр, ә хәзер ул припущенникларны чын табигый башкортлар дип атадылар һәм атыйлар» (Материалы..., т. III, 493 б.).

Татарларны хөкүмәт карарлары нигезендә күчерү

Бу мәсьәләләр дә белгечләр тарафыннан әлегә өйрәнелгән дип әйтеп булмый. Без исә биредә төп ике нәрсәгә генә тукталабыз.

1. Йомышлы татарларны Башкортстан якларына күчерү. Казан хан­лыгын Русия дәүләтенә кушу белән, яңа чикләрне саклау һәм ул тирәләрдәге халыкка күз-колак булу өчен ныгытмалар төзелә (Бөре, Уфа, Минзәлә, Самар һ. б.), алар тирәсенә йомышлылар күчерелә башлый. Йомышлы татарлар (алар нигездә мишәрләрдән торган) хәзерге Байкыбаш, Бөре, Уфа төбәкләренә утыр­тылган булганнар. К. Ураков, И. К. Кириллов язмаларына һәм башка кайбер документларга караганда, мишәрләр, Уфа каласы төзелгәч, шул шәһәр карама-гында хезмәт итү өчен Казан һәм Воронеж өязләреннән 1597/98^кайбер докумен­тлар буенча—1573) елгы грамота нигезендә китерелгәннәр. Йомышлы татар-мишәрләр вотчиналыларга оброк түләү шарты белән Оса даругасынын Дуван, Карши, Кошчы, Унлар һ. б. волость җирләренә утыртылганнар. Архив чыганак­ларында мишәрләрнең тагын 1658/59, 1695 һ. б. елларда да хезмәткә алынган­нары билгеле. Аларга азлап-азлап яңа мишәрләр дә килеп кушыла торган (БДҮДА, 248 ф., 3 тасв., 115 кит., 562—631 б.б.).

Арта барган саен бу йомышлы мишәрләр көньякка, көнчыгышка таба яңа җирләргә күчә барганнар. Бүгенге көндә Чакмагыш, Чишмә, Кушнарин, Кыр­мыскалы, хәтта Стәрлебаш һәм Федоровка районнарындагы мишәрләр дә үз­ләренең чыгышлары белән әлеге Оса доругасы йомышлыларына барып тоташа­лар. Документлар ЫК буе волостьларында да бу йомышлы мишәрләрнең при-пушенник буларак җирләр алып утыруы турында сөйли.

Мишәрләр арасында казан татарлары һәм башка кешеләр дә булган. Мәсә­лән, Чакмагыш авылында яшәүче Ибраһим Мансуров йомышлы мишәр булып

•саналган, аның туганы (бабалары бертуган) Йөзекәй Ишалин ясаклы татар |булып исәпләнә (БДҮДА, 452 ф., 2 тасв., 74 сакл. бер.). Куп кенә документлар ■йомышлы татарларның этник яктан бертөрле генә булмавы турында сөйли. ■Мәсәлән, 1787 елны да мишәрләр катламына ясаклы татарларны да, милләте |билгеле булмаган башка кешеләрне дә язып куюлары билгеле.

Башкортстандагы йомышлы татарлар арасында да мөлкәт ягыннан тигезсез­лек, аерым кешеләрнең баеп китүләре, җирләрен күбәйтүләре кебек процесслар ■булып торган. Мәсәлән, Оса даругасы йомышлы мишәрләре тарафыннан нигез калынган Тимкә авылы кешеләре башкорт катламына күчәләр; Сафар һәм Тирмә нвыллары мишәрләре (хәзерге Чишмә районы) XIX гасыр уртасында башкорт-|лар исәбендә йөриләр, документта алар «мишәрләрдән чыккан башкортлар», ■«мишәрләр, хәзер инде башкортлар» дип аталган; Халикәй, Яңа Муса авылы |халкы да «мещеряклардан чыккан башкортлар» дип аталалар; Чилобе өязе I башкортларының да бер <олеше элекке морзалардан торган; Стәрлетамак өязе I Балыклык үл авылыннан Туктар Аликәев — иптәшләре белән барлыгы 26 кеше — ■ башкортка күчкән (Башк. ДҮА, 172 ф., I тасв., 45 сакл. бер., 81 бит; 46 сакл. бер., Ш1, 148,.160 бит.; 101 сакл. бер., 96 бит; Оренб. өлкә архивы, 13 ф., I тасв., 80 \сакл. бер., 3—5 бит; 98 ф., 2 тасв., 33 сакл. бер. һ. б.). Легендаларга Авыргазы

Гйоны Иске Тимешкә, Тукай, Солтанморат, Әлшәй районы Туктар-Әптерәшит б. бик күп авылларда яшәүчеләрнең бер өлеше башкорт дип йөртелгәнлеге |турында сөйләнә. Әмма ләкин бу авылларның халкы сөйләү теле, тормыш-көнкүрешләре, кием-салымнары, йөз төзелешләре һ. б. сыйфатлары белән бер [төрле.

Башкортстандагы мишәрләрне күршеләре төрле исемнәр белән атап йөр­сәләр: төмәннәр, алатырлар, мишәрләр. Ә мишәрләр үзләрен татар дип, урта [диалектча сөйләшүче татарларны типтәр дип, хәтта, Казан ягы авылларындагы | татарларны да Казан типтәрләре дип атыйлар.

Төмән, алатыр атамалары аларның элеккеге үзәкләре (Темников, Алатырь) I белән бәйле. Төмәннәр һәм мишәрләр башкорт, типтәр, мещан, крестьян дигән | катламнарга, алатырлар мещан һәм типтәр дигән катламнарга караган, җирләре | аз булган, төрле эшләрдә эшләп тамак туйдырганнар.

Архив документлары мишәрләрнең Уфа ягы халыкларының мәдәнн-этник [формалашуында сизелерлек роль уйнавы турында сөйли. Документларда бай I морзаларның йогынтысы көчле икәнен күрсәткән фактлар теркәлеп калган, алар­ның урысча уку-язуга омтылышлары абайлана. Уфа краеның дворяннары, офи­церлары гына түгел, күп кенә муллалары, тылмачлары, крайда булган баш [ күтәрүчеләрнең әйдәп баручылары да мишәрләр булган.

ХУШ гасырда йомышлы татарларның бер өлеше Сәет бистәсенә һәм Яңа [Мәскәү тракты буена утыртылалар. Бу төркем инде этник яктан төрлерәк, зур урынны Казан оязеннән чыккан йомышлы татарлар алып торган.

2. Төрле төркем татарларныц хөкүмәт рөхсәте белән Башкортстанга күчүләре 1736 елгы 11 январь фәрманы нигезендә вотчиначыларга җирләрен аерым катлау I кешеләренә сатарга рөхсәт бирелә. Моңа кадәр Башкортстанга күчеп килү нигез­дә качып, рөхсәтсез булса, бу указ чыкканның соңында, Идел буе крестьян-| нарының тагын бер кочле күчеш дулкыны барлыкка килә. Бу күчеш аеруча I ревизия материалларында чагылыш тапкан. Кызганыч ки, I (1715—1720), II (1745) ревизия (кешеләрне җан башыннан исәпкә алу) материаллары тулы түгел. IIII ревизия материаллары шактый бай мәгълүматлылык белән аерылып тора. 1736 елгы указ буенча һәм бу III ревизия вакытында башкорт җирләрендә припуск нигезендә яши торган барлык ясаклы һәм йомышлы татарлар шул яшәгән җирләрендә мәңгегә калдырыла. Халыкны милләтләре буенча түгел, ә катламнары буенча исәпкә алалар. III ревизия вакытында яңа күчеп килеп ; утырган авыллар аерым күрсәтелгән, алар да мәңгегә урыннарында калдырыл­ган. Алар ясаклы, йомышлы, однодворцы дигән исемнәр белән атала, типтәр катламына да кертелми. Ревизия материаллары күчеп килүчеләрнең социаль катламы, элек яшәгән урыннары, яңа җиргә урнашу ысулы һ. б. турында сөйли. Мәсәлән, кайберләрен күрсәтеп үтик.

Биктимер

Мәтәү-Тамак        

Сословие

Хәзерге бүленеш

Саны

Кайдан килгәннәр

Ясаклы

?

94

Казан ө., Арча д.

 

 

 

Биктимер авылын.

-»-

Туймазы р-ны

15

Арча дар., Анак ав.

 

 

 

153

Кузеево-Морза     Морза

Казанлы-Тамак    Адмиралтейст-    Бәләбәй р-ны вога    караган татарлар

Ташлы     (Дым   Ясаклы Тамак)

Чакмак

Адмиралтейст­вога караган татарлар

Татарстан, Ба­улы р-ны

Татарстан, Мөслим р-ны

3 Шацкий о., Тени-шев ав., 1754 елда күчкән

25 Зоя ө., Малый Чир-ки ав., Сембер ө., Ельшанка ав.

6 Казан ө., Җөри дар., Шумилин ав.

42      Арча даругасы

Кулкувады, Сос-новый поч., Ст. Ушман авыллары

Каүҗияк-Тамак    Ясаклы

Татарстан, Сарман р-ны

Исергәп

Адмиралтейст­вога караган татарлар

Татарстан, Баулы р-ны

Казан ө.. Арча дар., Мәңгәр., Ур­та Саба, Курса, Югары Әйшо, Шә-мәрдон, Кукмара авылларыннан

15      Казан ө., Арча

дар., Курса авылы, 1751 елда .күчкән­нәр

Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде.

1736 елгы фәрманнан сон вотчиналылар һәм припущенниклар арасында җир сату-алу турындагы телдән килешүләр язма формага әйләндерелә, шул турыда бик күп актлар төзелә. Слак авылы мишәрләре Яиксубимин волосте башкортлары белән 1759 елда килешү шартнамәсе төзиләр (Башкортстан ҮДА, 2 ф., I тасв., 640 сакл. бер., 173 б.). Кысшкы. Тимкә, Салҗәгут авылы кешеләре типтәр була, аннары башкорт катламына күчә, припуск 1764 елда язылган (Шунда ук, 172 ф., I тасв., 45 сакл., бер., 81 бит). Биштәкә (хәзер Шәйморатов) авылы Уфа ө. Нугай даругасы вотчиналыларыннан оброкка алган җирдә мишәрләр тарафыннан нигезләнә, припуск 1755 елда языла, 1811 елдан анда типтәрләр һәм мишәрләр (ләкин сөйләшләре һәм башка яклары белән аерылмыйлар) яши (Шунда ук, 138 ф., I тасв., 124 сакл. бер., 391 бит). Атҗитәр авылына 1739 елда типтәрләр (мишәр-типтәрләр — Д. Р.) утыра, җирне Уршак-мин волосте башкортларыннан мәңгегә алалар; аннан соң 1758 елда ук авылга башкортлар тарафыннан яңадан мишәрләр кертелә (Шунда ук, 9 ф., I тасв., 125 сакл. бер., 118 бит).

Татар крестьяннарының хөкүмәт рөхсәте белән Урал якларына күчүе XX гасырга кадәр дәвам итә. XVIII гасыр ахырында һәм XIX гасыр башында күчешнең тагын бер зур дулкыны уза. Бу исә XVIII гасыр ахырында Башкортстан җирләренә генераль межалау уздыру белән бәйле була. Бу межалау вотчиналы-ларның җирен чикләү, аларның мөмкин кадәр зуррак өлешен казна хисабына калдыру максатын күздә тотып эшләнә. Башкортстанда казна җирләренең артып китүе крайга күчеп килүчеләр агымын көчәйтә, яңа килгән кешеләрнең анда урнашу мөмкинлекләрен җиңеләйтә (XVIII һәм XIX гасырның башында күчеп килүчеләр — нигездә, мишәрләр).

Шланлыкул авылына 1795—1796 елларда мәңгегә дип төзелгән шартнамә буенча Пенза губернасыннан ясаклы татарлар (мишәрләр — Д. Р.) күчеп килә (Шунда ук, 138 ф., 2 тасв., 47 сакл. бер., 185, 648 битлор). Әүрсзтамак авылына Казанлы Тамактан йомышлы татарлар күчеп утыра (Шунда ук, 35 сакл. бер., 935 бит), безнен тарафтан тупланган материаллар аларның мишәрлеге турында сөйли. Мәндән авылына 1795 елда Карсун округы Шлемасс авылыннан мишәр­ләр күчеп килеп утыра (Шунда ук, 115 б.). һ. б. ш. Гомумән, бу елларда Башкортстанга мишәрләр яши торган губерналардан күчү күбрәк булуы күзгә ташлана.

XIX гасыр урталарында да татарлар һәм башка халыклар күчеп килүнең җанлы күренеше күзәтелә. Тик бу күчеш Башкортстанның бигрәк тә көньяк-

көнбатыш олешенә булган, чөнки теньяк-көнбатышына элек-электән үк җир эшкәртеп көн итү хас, андагы жирләр инде үзләштерелгән булган.

Тагын бер кызыклы якны күрсәтеп үтәргә кирәк: XIX гасырда күчеп килгән татарларга төрле-төрле исемнәр бирелгән. Мәсәлән, «Габдерәшитләр» (күчеп килүчеләр арасында баш кеше булып Габдерәшит торган), «Мәлкәйләр» (алар Гайны-Ямак авылыннан аерылып чыгып, Кече Гәйнә — халыкча әйтсәк. Мәлкәй авылын төзиләр), «Дистаннәр» (Бүздәк районында Дистанов фамилиясе тарал­ган), «яңалар», казаннар, «казан кешесе» һ. б. ш. Бу төркемнәр бик соң күчеп килгән, жирләре аз булган, төрле эшләр эшләп көн күргәннәр, документларда еш кына мещан катламында исәпләнгәннәр. Өлкән буын кешеләренең раславына караганда, аларнын сөйләү телендә дә аерымлыклар булган. Безнең күзәтүләр бу аерымлыкларның инде юк дәрәҗәсенә җитүен күрсәтте. Алардан бары «яңалар» (Яңа Кыешкы, Иске Шәрәй авылларында) гына әле үзләренең элек яшәгән җирдәге сөйләшкә хас үзенчәлекләрне шактый нык саклап килә.

Шулай итеп, хөкүмәт рөхсәте белән күчеп килеп утыру төрле юллар белән барган. Ин борынгысы — йомышлы татар-мишәрләрнен килүе; XVIII гасырдан башлап йомышлылар арасында казан татарлары да күренә. Соңга таба, 1736 ел указыннан сон, төрле-төрле төркем крестьяннар күчеп килгән. Алар арасында да типтәр яки башкорт катламнарына күчү таралган булган.

Типтәрләр

■ иптәрләр, аларның килеп чыгышы күптәннән инде төрле эшлеклеләрнең, галимнәрнең игътибар үзәгендә тора һәм шуңа күрә дә алар турында бай әдәбият тупланган (Мәсәлән, түбәндәге хезмәтне карарга мөмкин: Рамазанова Д. Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. Ка­зан, 1984).

Типтәрләр Идел буе тирәләреннән үз ирекләре белән күчеп килеп урнашкан халыклардан формалаша, җир эшкәртү белән көн итүче катлам булып башкорт припущенникларының бер өлешен тәшкил итә. Алар турында В. М. Черемшанс-кий, Е. С. Филимонов, Н. А. Гурвич, Г. Н. Әхмәрев, Р. Г. Кузеев, С. М. Васильев һ. б. галимнәрнең хезмәтләрендә нигезле мәгълүматлар китерелгән.

Типтәрләр категориясе составында типтәр-тагарлар, типтәр-марилар, тип-тәр-удмуртлар, типгәр-башкортлар һәм хәтта типтәр-урыслар да булган (Ва­сильев С. М. К вопросу о землепользовании пришлого нерусского населения в конце ХУПначале XVIII вв.«400-летие присоединени.ч Башкирии к Русскому госуда-рству». Уфа, 1958. 132 б. һ. б.). Р. Г. Кузеев типтәрләрнен килеп чыгышын «татарларныц төрле этнографик төркемнәре» белән бәйли.

Телче галимнәр дә типтәрләрне сословиечел категория буларак карый, Баш-кортстандагы крестьяннарның билгеле бер катламын тәшкил иткән дип күр­сәтәләр (А. А. Юлдашев, Л. Т. Мәхмүтова, Ә. Ш. Әфләтунов, Җ. Алмаз, Д. Б. Рамазанова һ. б.).

Галимнәр татар-типтәрләрнен татар халкыннан берни белән дә аерылмавын һәрвакыт басым ясап күрсәтеп килгән (П. И. Небольсин, Г. Н. Әхмәров һ. б.). Революциягә кадәрге телчеләр дә (А. Г. Бессонов, Н. Ф. Катанов) бу турыда язып калдырганнар.

Безнең күзәтүләребез буенча да, татар-типтәрләр татар халкыннан берни белән дә аерылмый: телләре татар әдәби теленә бик якын; йөз, гәүдә төзелешләре белән дә алар татарлар белән бертөсле, кием-салым, йорт-жир төзелеше, өй җиһазлау, аш-су һ. б.— барысы да татарча аларның. Бусы — бер. Икенчедән, алар үзләренең күршеләрендә яшәүче башкорт, казаннар, казан кешесе, ясаклы дип йөртелә торган төркемнәрдән дә берни белән дә аерылмыйлар.

Гомумән, Көнбатыш Башкортстандагы татарларны сөйләшүләре ягыннан ике­гә генә бүлегә мөмкин: мишәр шивәсе һәм урта шивә вәкилләре. Бу турыда башкорт телчесе С. Ф. Миржанова да күрсәтә: «Халык үзе... татар һәм мишәр телләрен генә асра» (Мирҗанова С. Ф. Этнолингвистические процессы на северо-западе Башкирской АССР.«Развитие языков и культур народов СССР в их взаимосвязи и взаимодействии». Уфа, 1976. 238 б.)

Бу язмабызда без архив документларына таянып әзерләгән типтәрләр туры­ндагы күзәтүләребезне тәкъдим итәбез.

Билгеле булганча, Башкортстанга бәйле урысча беренче язма документлар XVII гасырның урталарына карый (элеккерәк замандагылары безгә килеп җит­мәгән). Аларда типтәр сүзе «окладной тептярской ясак» дигән тәгъбирдә генә очрый. Ул ясакны Башкортстанның җирле, башкорт дип аталып киткән һәм

оклад ясагына кертелгән халкы түләгән. Мәсәлән, Якшиван авылы «башкорты» үтенечендә: «Мин Уфада елына бер сусардан торган дәфтәр ясагы түләдем», дип яза (БДҮДА, 1173 ф., 1 тасв., 1198 сакл. бер., 3 б.). Монда дәфтәр сүзенең татар телендәге кебек яңгырау авазга башлануына да игътибар итәсе килә. Башкорт Умряс Ишеев елына 4 сусардан торган типтәр ясагы түләгән (док. 1700 елгы; Материалы..., ч. 1: 100102 б.). 1693 елгы документта Табын волосте башкорт­ларының ясагы да «окладной тептярской ясак» (окладка тиеш типтәр ясагы) дип атала (БДҮДА, 1173 ф., 1 тасв., 1152 сакл. бер., 38 б.). Уфа өязе Казан даругасы Котый авылы ясаклы татарлары, башкорт Сартыбуч Төмәнчурин үлгәч, 1701 елда шуның окладына тиеш булган типтәр ясагына язылалар (Шунда ук, 1329 сакл. бер., 34 б. б.). Казан даругасы Каршы волосте мишәре Абдрахман (аның атасы 23 ел элек Сембер өязеннән килгән булган) 1721 елда, мин патшага башкортлар белән бергә типтәр ясагы түләдем, дип яза (БДҮДА, 248., 3 тасв., 115 китап, 775 б.; Материалы..., 1 ч., 292 б.). Безненчә китерелгән фактларда типтәр ясагы тәгъбире кенәгәгә язылган ясакны белдерә, типтәр сүзе фарсы теленнән кергән дәфтәр сүзенә барып тоташа. Ул борынгы төрки ядкаре «Котадгу белек»тә дә булган инде. С. Е. Малов аны тәптәр — тетрадь, рукопись, дип тәрҗемә иткән. Танылган галим В. В. Бартольд (Сочинения, т. 1., М., 1963, 457 б.) әйтүенчә, төрекләрдә, монголларда бу сүз «исемлек, канун, кагыйдә» мәгънәләрендә булган. Уйгырларда тәбтәр сүзе салым түләүчеләрнең исемлеген, хөкем карарларын яза торган дәфтәрне белдергән (Р. Г. Ахметьянов. Сравнитель-ное исследование татарского и чувашского языков. М., 1978. 135; 136 б.б.). Ә югарыда китерелгән документларда исемлек буенча, ясак кенәгәләре буенча алына торган ясакны белдерә. Әйтеп үткәнебезчә, ул ясак Башкортстандагы вотчиналыларга — «башкорт»ка әйләнгән җирбиләүчеләргә салынган.

XVIII гасырның кырыгынчы елларыннан башлап урыс хөкүмәте Башкорт-станны ныклап сәяси-икътисадый үзләштерү эшләрен җәелдереп җибәрә: Орен­бург экспедициясен оештыра, Ор елгасы буйлап саклану сызыклары төзи баш­лый, Оренбург шәһәренә нигез сала һәм шулай итеп Русия империясенең көньяк-көнчыгыштагы яңа чикләрен ныгыта. Урал буеның табигый байлыкларын барлап заводлар төзү, җирләрен урыс дворяннарына һәм офицерларына бирү, крайдагы халыкны, салым түләрлек катламнарны ныклап ачыклау башлана. Шушы мак­сатлардан чыгып, 1734 елның 31 мартында Сенатның фәрманы игълан ителә. Анда: «...Кемнәр кайдан килгән, күптән килгәннәрме һәм аларга җан башыннан түләнә торган салым (ул подушный оклад дип аталган һәм 1720 еллардан гамәлгә кертелгән — Д. Р.» салынганмы, барысын да сорашып, белешеп язып алырга), диелгән була (Полное собрание законов, IX т., 337—338 б.).

XVIII гасырның кырыгынчы елларында шунда яшәгән һәм эшләгән тылмач А. И. Тәфкилев, Оренбург экспедициясе башлыгы И. К. Кириллов җирле халык арасында белешеп, сорашып чыкканнан соң, Сенатка хәбәрләмә төзиләр. Анда Башкортстан халкының түбәндәге разрядлары күрсәтелә: башкортлар, тархан­нар, ялгызаклар, типтәрләр, йомышлы татарлар, туснаклар һ. б.

И. К. Кирилловның Сенатка язган хәбәрләмәсендә кайбер фактлар игътиба­рга лаек. Аның белдерүенчә, вотчиналы өчен казнага ясак түләү шарты белән утырган припущенниклар үзләрен чын башкортлар дип күрсәтәләр, ләкин кайбер волостьларда аларны аерып чыгаралар, шулар типтәр кенәгәсе дигән исемлеккә теркәлеп, типтәр дип йөртелә башлый. Безнеңчә, бу аерым чыгаруның сәбәбе килгән кешеләрнең бик күбәеп, вотчиналыларның җирләре кысыла башлавында. Шулай ук кайбер тагын башка сәбәпләр дә булырга мөмкин. Ләкин күчеп килеп вотчиналы булып киткәннәрнең бер өлеше генә аерып чыгарылган, ахры. һәрхәл­дә, килгән кешеләрне сорашып язарга дигән фәрман бирелгәч, әлеге припущен-никларнын бер өлеше урыс администрациясенә билгеле була. Патша хөкүмәтенең салым түләүчеләргә һаман ныграк мохтаҗлануы, крайда планлаштырылган яңа чараларны эшкә ашырырга көчләрнең кирәклеге дә һәртөрле салым түләүчеләр төркемен тизрәк күбәйтүне кайгыртуга китерә.

Кыскасы, типтәрләр типтәр дигән аерым катлам буларак нәкъ менә шушы 1734 елгы указдан соң тарихи мәйданга килеп чыга. Аларны аерым төр эшләрдә файдалана башлыйлар. Мәсәлән, Оренбург шәһәрен төзүдә (А. И. Добросмыслов, 6378 б. б.), тоз ташуда (Материалы... IV кис, 398 б.), Табын шәһәрен тор­гызуда (Материалы..., V кис, 685 б.) һ. б. Аерым, махсус типтәр кенәгәсе булдырыла һәм типтәрләр үзләренә бер разряд буларак исәпләнеп йөртелә башлыйлар. 1736 елгы фәрманнан соң, хөкүмәт рөхсәте һәм контроле белән килгән татарлар башка исемнәр белән аталып йөртелә башлыйлар һәм шунлык­тан типтәрләр категориясенә яңа килүчеләр кушылып китә алмый. Нәтиҗәдә,

мөстәкыйль, башка разряд крестьяннардан сословие буларак аерымланган тип­тәрләр дигән катлам барлыкка килә. Бу катлам башта типтәрләр ялгызаклар дип аталып йөртелә, тора-бара типтәр сүзе генә кулланыла башлый. Димәк, типтәр­ләр Казан ягыннан күчеп барып, Башкортстанда 1736 елгы фәрманга хәтле урнашып җирле булып өлгергән, 1734 елда типтәр кенәгәсенә язылган крестьян­нар. Чыганаклардан күренгәнчә, типтәрләрнең формалашуында иң хәлиткеч дәвер, Казан ханлыгы җимерелгәч, Идел буе халыкларының күчеп килүе белән бәйле. Бу хәрәкәттә төп рольне татарлар уйнаган, чөнки алар сан ягыннан зур күпчелекне тәшкил иткән, җир эшкәртүче татарлар тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе ягыннан да өстенрәк торганнар. Татар-типтәрләрнең бабалары кайчандыр казан татарлары булганлыгы турында сөйли торган документларны архивларда бик күп укырга туры килде. Мәсәлән, Бөре өязе Сунлар волосте Хәлил авылы вотчиналылары 1784 елны шул тирәдәге Рякай авылы ясаклы татарларын вот­чиналарына кертә, ә 1804—1828 елгы документларда бу татарлар типтәр кат­ламында йөртелә (БДҮДА, 1324 ф., 1 тасв., 4152 сакл. бер., 80 б.). Себер даругасы Кирунлар волосте вотчиналылары 1738 елда җирләрнең бер өлешен 20 тиен оброкка Якшы авылы ясаклы татарларына бирәләр. Бу авыл элек тә шушы ук вотчиналылар биргән припуск язуы буенча утырган булган. 1817 елгы до­кументларда инде Якшы авылы типтәрләре турында сүз бара (Шунда ук, 4160 сакл. бер., 38 б.б.). 1739 елда төзелгән припуск язуында Шәрәй авылы халкы (бәлки, бер өлешедер) ясаклы татарлар дип, ә генераль межалау делоларында «типтәрләр» дип аталган (Шунда ук, 258 сакл. бер., 15 б.). Сунлар волосте Юныс авылы типтәрләре генераль межалау вакытында биргән үтенечләрендә, безнең авыл борынгы бабабыз ясаклы татар Юныс Досмаметевка вотчиналы-башкорт-лар тарафыннан 1714 елда бирелгән припуск язуы нигезендә утырган, дип язалар (Шунда ук, 4152 сакл. бер., 150 б.). Сахай авылы кешеләренең бабалары ялгызак­лар булган, аларны Бишаултабын вотчиналылары заманында үз җирләренә керткән, ә 1791 елда алар типтәрләр дип аталган (Шунда ук, 270 сакл. бер., -—-8 бб.). Илморза авылына 1691 елда татарлар тарафыннан нигез салына. Межалау канцеляриясе документларында бу авыл кешеләре ясаклы татарлар дип, XIX гасыр башындагы ревизия материалларында типтәрләр дип аталган (Шунда ук, 288 сакл. бер., 360 б.).

Типтәр катламына XVIII гасырның кырыгынчы елларына кадәр татарлар һаман килеп өстәлә торган. 1736 һәм 1747 елгы указлар нигезендә типтәрләр ялгызаклар белән берлектә башкортларга оброк түләүдән азат ителә, җирләрен­дә мәңгегә калдырыла һәм җан башына елына 80 тиенлек типтәр ясагы түләргә тиеш була.

Типтәр категориясе дә, иҗтимагый-иктисадый күренеш төсендә даими хәрә­кәттә була, үсеш-үзгәреш кичерә. Беръяктан, бу катламга яна кешеләр кушыла торса, икенче яктан, типтәрләр үзләре дә өстенлеклерәк булган һәм ясакны әзрәк түләгән башкорт катламына күчә, барган. Мәсәлән, 1849 елны, типтәр полклары гамәлдән чыгарылганнан соң, аларның бер өлеше башкорт катламына кушып исәпләнеп китә. 10 ревизия (1859 ел) материалларында унҗиденче кантоннан (Алабуга өязе) 3010 ир «типтәрдән булган, башкортлар» дип аталган (димәк, Минзәлә «башкортларының» тамырында кемнәр ятканын әле ачыкларга кирәк). Оса өязеннән (Беренче кантон) 22 җан типтәр башкорт ведомоствосына күчерел­гән. Оса өязе Танып волостеннан (хәзерге Пермь өлкәсе Барда районы) 442 җан шулай ук башкорт катламына язылган. Кызылуфа өязеннән 1506 ир җан шулай ук «типтәрдән булган башкортлар» дип аталганнар (Любавский М. К. Вотчини-ки-башкиры и их припущенники в XVII, XVIII вв.В. И. Ленин исемендәге дәүләт китапханәсенең кулъязмалар бүлеге, 364 ф., 2 тасв., 6 карточка, I очерк, 33 б.).

Типтәрләрнең милекләре буенча бертигез булмавы турында мәгълүматлар әдәбиятта да, архив чыганакларында да күп теркәлгән. Алар арасында ясаклылар да, вотчиналылар да булган. Мәсәлән, Бәләбәй өязе Базгыя волосте Атнагол авылы типтәрләр җирендә барлыкка килгән, ул җир аларның бабаларына бирел­гән булган, анда 92 җан вотчиналы типтәрләр яши. Алар, башкорт-вотчиналылар шикелле үк, читтән 40 җан припущенниклар керткән (Башкортстан ҮДА, 138 ф., 2 тасв., 147 сакл. бер., 187 б.). Е. С. Филимонов та, кайбер типтәрләр ил каршында күрсәткән хезмәтләре өчен урыс хөкүмәтеннән җирләрен вотчина хокукында идарә итү өчен грамоталар алганнар, дип яза (54 б.). XIX гасыр ахырына типтәрләр типтәрләр-вотчиналылар, типтәрләр-припущенниклар дигән төрләргә бүленгән (Шунда ук). Р. Г. Кузеев типтәрләрнең байлары да, ярлылары да булуын, кайбер типтәрләрнең, җирләрен күбәйтеп, башкорт булып та китүләре хакында яза (Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа. М., 1974. 323 б.).

Башкортстанда туып үскән телче галим Р. Г. Әхмәтҗанов. башкортларның ясагы җинел булуын, кайбер очракларда аларның ясактан гомумән азат булуларын искәртә һәм типтәрләр еш кына төрле юллар белән «башкорт» булып китә торган булганнар, дип яза (Ахметьянов Р. Г. Сравнитсмное..., 135 б.).

Шулай итеп, ике гасыр чамасы чорда типтәрләр дип аталган игенче крестьян­нар башка категорияләрдән аерып йөртелгәннәр, типтәр дигән тотрыклы төркем формалашкан. Ләкин бу төркем этник төркем түгел, бәлки социаль катлам. Бу түбәндәге фактта да ачык күренә: типтәр категориясенә кергән этник торкемнәр үзләренең элек-электән килә торган үз рухи материаль культураларын, көнкүреш үзенчәлекләрен, гореф-гадәт һәм йолаларын, туган телләрен саклап калган. Хәзерге көндә дә типтәр-татарлар, типтәр-удмуртлар. типтәр-чувашлар яшәп килә. Мәсәлән, типтәр-татарларның сөйләше татар әдәби теленә аеруча якын булуына барлык галимнәр дә игътибар итә. Шул ук вакытта, башкортлар белән дә бик озак вакытлар үзара бер-берсенә тәэсир итешеп яшәгәнгә күрә, аларнын телендә башкорт теле белән уртак сүзләр дә бар. Тагын шуны күрсәтергә кирәк, типтәр-татарларның теле алар белән бергә аралашып яши торган казаннар, казан кешеләре, ясаклылар, башкортлар, яна башкортлар дигән төркемнәрнең теле белән бертөсле.

Башкортлар

Югарыда, Русия дәүләтенә кушылганның соңында. Башкортстан жир-биләүчеләренә вотчина хокукы бирелүе, вотчиналы һәм башкорт сүз­ләренең шушы чорда бәрабәр социаль атамалар булып китүе турында әйтеп уздык. Монда исә әйтелгәннәргә тагын бер якны өстәп күрсәтү кирәктер.

XVII гасырга караган архив документларында Көнбатыш Башкортстанның бөтен халкына карата башкорт атамасының ничек итеп әкренләп урнаша баруын күрсәтеп тора торган фактлар бар. Мәсәлән, XVII гасыр уртасында язылган бер грамотада Уфа өязе карин татарлары әле башкорт, әле ясаклы ялгызак, әле татар дип аталганнар, өстәвенә башкорт һәм ялгызак сүзләре бернинди аермасы бул­маган, бәрабәр атамалар кебек кулланыла (БДҮДА. 1173 ф., 1 таен.,'271 сакл. бер.). Шул ук чорга караган икенче бер документта башкорт Янгильдик Тлявли-ев, Исәнчура Истякаев вә башкалар, һәм ясаклы татар Миңлегоз Кулчимов, Тормогуз Истяковлар турында: «Башкирам и татарам Янгилдейко с говарищами и роду их, и племянникам», дип языла, аларның фамилияләре дә бер, вот­чиналары да уртак (Шунда ук, 50 сакл. бер., 12 б. б.). Күгәрчен (Нугай даругасы) авылы ясаклы татарлары безнең бабабыз Кырилан волосте башкорты булып исәпләнгән, 70 еллар чамасы элек монда күчкән (док. 1691 елга карый), дип язалар (Шунда ук, 1095 сакл. бер., 2 б.). 1639 елга караган документта сүз «башкорт йөзбашы», «ясаклы башкортлар йөзбашы» Ишимбай Кулушевны як­лау һәм саклау турында бара, ә документның азагында Ишимбай «ясаклы вогулятин» дип аталган (Материалы..., I кисок, 73 б.). 1662 елгы башкорт восстаниесенә катнашучы «Уфа татары Арслан-бок» бер үк документта «иң билгеле башкортлар» арасында да саналган (Шунда ук. 9293 б.). Йомышлы морза Умряс Ишеев (док. 1700 елгы) әле башкорт, әле татар дип исемләнә (Шунда ук, 100 б.). Себер даругасы Танып волосте Унлар авылы вотчиналыла-рының (док. 1830 елгы) бабалары шул ук документта башкорт татарлары дип аталганнар (БДҮДА, 1324 ф., I тасв., 4166 сакл. бер., 279 б.). 1679 елда үтенеч язган Байляр волосте (Казан даругасы) «башкортлары» арасында Арыч Тук-тамышев та бар. Шул ук документта ул чюваш дип тә аталган (Шунда ук, 745 сакл. бер., 23 б. б.). XVII гасырның егерменче елларында башкорт үтенеченә беренчеләрдән кул куйган Дөмәй дә татар икән, крайдагы 1682, 1705 елгы баш күтәрүләрдә катнашкан (Шунда ук, 248 ф., 3 тасв., 115 кит.. 1196 б.). 1712 елгы документта Оса даругасы Ирәкте волосте Сарбаш авылы кешеләре Бекимбет һәм Сарыбаш (Башкортстандагы татар авылларының зур күпчелеге кеше исемнәрен­нән килеп чыккан) Акимбетевлар татар телендә сөйләшә торган башкортлар («башкирцы татарского языку») дип аталганнар. (Материалы. 111 кисәк, 81 б.).

Шулай итеп, XVII гасыр урталарында катлам һәм бүленеш атамасы рәвеше­ндә башкорт сүзе урнашып бетмәгән. Ул төрле милләт, төрле катлам (йомышлы морза!) кешеләренә карата кулланылган.

Башкорт тарихчыларының язуынча, Русия дәүләтенә кушылган чакта ук Башкортстан халкы төрле булган, төп халык исә башкортлардан һәм татарлар-

дан торган. Яңа шартларда, башкорт исеме астында вотчиналы булып киткән халык ясак түләү ягыннан отышлы хәлдә калган. Менә бу фактор Урал буена күчеп килүчеләрдә үзенчәлекле омтылыш барлыкка килүгә җитди сәбәпкә әйлән­гән. Алар һәртөрле юллар белән вотчиналы, ягъни башкорт булып китәргә тырышалар, һәм, документлар тарихи әдәбият күрсәтүенә караганда, алар мак­сатларына ирешәләр дә. Башкортстанның Русиягә үзенчәлекле шартларда кушы­луы, припускның югарыда күрсәтеп киткән формалары, патша хөкүмәтенең крайны тиз арада ныклы күзәтү астына алып җиткерә алмавы. Ике гасыр буе халык саныныц исәпкә алынмавы, крайда буш жнрләрнен күплеге һәм, ниһаять, хөкүмәт органнарынын күчеп килгәннәрне ясакка язарга тырышу сәясәте — бары­сы да күчеп килүчелорнен, яна җирләрдә урнашып кына калмыйча, ип югары катлам — башкорт-вотчиналылар арасына үтеп керә алуларына да мөмкинлекләр тудыра. Бу турыда XVII гасырның икенче яртысына, XVIII гасырның беренче яртысына караган документлар ачык күрсәтә. Без аларның бер өлешен югарыда китердек инде. Бу документларда ялгызакларның, типтәрләрнең һ. б. башкортка күчүе күрсәтелгән иде. Бер төркем язмалар исә ясаклы татарларның да турыдан-туры башкортка күчү очраклары булу турында сөйли. Уфа өязе Казан даругасы Исенсубино ясаклы татарлар һәм аларның ясаксыз уллары 1693 %елда Баляр волосте башкортлары белән бергә түләргә оклад ясагына языла (БДҮДА, 1173 ф.,'1 тасв., 1152 сакл. бер., 27 б.). Енабердс һәм Камай авыллары татарларына 1688 елда оклад ясагы түләргә кушыла (Шунда ук, 34 б.). Оса даругасы Зур Инәк авылы ясаклы татары Исәнбай Сәйдяковка абыйсы Яшбулды Сәйдяков түли торган оклад ясагына язылырга рөхсәт ителә (Шунда ук, 1107 сакл. бер., 1692 ел).

Бернинди ясакта да тормаган татарларны да турыдан-туры оклад ясагына язу XVII гасыр ахырына бик хас күренеш. Мәсәлән, Зөя өязеннән килгән ясаксыз татарлар Нугай даругасы Колябай авылында 1694 елда оклад ясагына язылган (Шунда ук, 1167 сакл. бер., 17, 20 битләр). Казан даругасы Кубады авылы ясаксыз татарлары да 1698 елда оклад ясагына язылган (Шунда ук, 1167 сакл. бер., 17, 20 бипиор). Казан даругасы Кубады авылы ясаксыз татарлары да 1698 елда «үз­ләренең туганнары белән бер ясакка» —оклад ясагына язылганнар (Шунда ук, 1152 сакл. бер., 5, 7 б. б.). 1685 елда ясаксыз татар Туйбулат Урмасевка Илан волосте башкорты Сулеман Боянов белән бер ясак — оклад ясагы түләргә кушып грамота бирелә (Шунда ук, 25 б.). Казан даругасы Шемшады волосте Янтуды авылы ясаксыз татарлары да 1694 елда вогчиналылар түли торган типтәр ясагына языла (Шунда ук 1167 сакл. бер., 710 бб.). Шунысы кызык, бу докумен­тларның күпчелегендә: «Мондый хәлләр элек тә булган инде» («... И перед сего такие елучаи бывали...»), дип то күрсәтелеп барыла. Зөя өязеннән күчеп килгән Рысай һәм Әхмәт Чуденевлар, 1692 елгы документтан күренгәнчә, үлеп киткән башкорт (хәзер1е Актаныш тирәсендә) биләмәсе очен түләнә торган оклад ясагы­на язылалар (Шунда ук, 1110 сакл. бер.). Ясаклы татар Габделлатыйп Согыйтов 1780 елда Борай авылы вотчиналары җиренә припуск язуы нигезендә кертелгән була, 1815 елда аның нәселе кешеләре 7 җанга җитә, ә 1832 елда «башкорт исеменә» күчерүне сорыйлар һәм: «Бер катламнан икенчегә күчерү хәзер гамәлдә булуы, аннан күпләрнең файдалануы безгә мәгълүм», дип язалар (Башкортстан ҮДА, 2 ф., I тасв., 3071 сакл. бер., 1 б.). 1831 елда тугызынчы кантонга караган Зиянчура, Собханкул, Канчура авыллары вотчиналылары аларга килеп кушылган «Татардан башкорт булганнарның» (из татар башкирцов) һәртөрле кысуларына зарланалар (Шунда ук, 2774 сакл. бер., 16.).

Китерелгән мисаллар XVII гасыр ахырына вотчиналы катламына күчүнең билгеле бер рәвештәге гадәткә әйләнгәнлеген күрсәтәләр. Килгән кешеләр (алар­ның кайберләре электән үк шунда яшәгән булырга мөмкин) төрле юллар белән, аеруча оклад ясагына язылу ысулы белән, вотчиналылар составына керә бара.

В. Филоненко үзенең хезмәтендә төрле даругаларның башкортлары килгән кешеләрнең аларның җирләрен тартып алулары турында язган бик күп үтенеч­ләрне китерә һәм болай дип яза: «Килгән кешеләр, бигрәк тә мөселманнар, вотчиналыларга берни дә түләмәскә, вотчиналы булып китәргә, башкорт исеменә керергә тырышалар» (Филоненко В. Башкиры. Уфа, 1915: 4344 бб.). И. И. Кириллов 1735 елның гыйнварында Сенатка язган «Аңлашу»ында башкортлар, үзләренең ясагын күчерү өчен. килгән кешеләрне үз җирләренә җибәрәләр, ә хәзер инде аларны (ягъни припущенникларны — Д. Р.) чын башкортлар дип атаганнар һәм атыйлар (Материалы..., т. III., 493 б.) дип яза. Ә шул ук елның августында язган хәбәрләмәсендә мондый юллар бар: «Башкортлар... Казан һәм бүтән өяз­ләрдән качканнарны типтәр һәм ялгызак дип атап, биләмәләрендә урнашырга рохсәт итәләр, аларнын күпләрен башкорт исеменә язалар, ә воеводалар моңа

карышмый, юмалап яки ачуларын чыгарып, белдереп, шулар хисабына баерга тырышалар...» (БДҮДА, 248 ф., 4 тасв., 109 кит., 602 б.).

Күчеп килгән кешеләрнең башкорт исемен алулары XVIII гасыр башында ачык күренеп тора торган, хәтта, гадәти күренеш булган.

Башкорт исеменә күчү башкортларның санында да чагылмый калмаган, билгеле. Башкортлар, Русия дәүләтенә кушылганнан башлап XIX гасыр ур­таларында кантоннар бетерелгәнчегә кадәр, крайдагы ялгызаклар, типтәрләр, ясаклылар һәм башка налог түләүче катламнар белән чагыштырганда өстенрәк хокуклы булган. Нәтиҗәдә, алар катламы даими рәвештә читтән килүчеләр һәм түбәнрәк дәрәҗәдә торучылар исәбенә арта торган.

Р. Г. Кузеев, XIX гасырда килгән кешеләрнең башкортлар арасына үтеп керүе булган, дип язуы белән бик хаклы (Кузеев Р. Г. Численность башкир..., 347348 б. б.). Чыннан да, XVIII гасыр ахырында, XIX гасыр башында кантон­нар төзелеп, башкортлар Русия чикләрен сакларга йөрергә билгеләнгәч, бу катламга бик күпләп яна кешеләр языла. Архив материаллары, китерелгән әдәбият бу үтеп керүнең XIX гасырда гына түгел, бәлки шактый элегрәк тә булуы турында сөйли. XVII гасыр ахырында — XVIII гасыр башында башкортлар тарафыннан 'язылган күпсанлы үтенечләр, шикаятьләр, хөкүмәт тарафыннан бирелгән грамоталар да башкорт катламына башка категория кешеләренең үтеп керүен ап-ачык раслый.

Монда тагын бер якка игътибар итми мөмкин түгел. Кайбер галимнәр башкортларның сан ягыннан табигый рәвештә арта баруы бозылмаган, ул һаман үсә барган, дип карый. Безгә калса, монда шулай ук башкортка күчүчеләрнең дә роле зур булган. Чөнки Башкортстанда 200 ел буе (1570—1770) бер-бер артлы күп төрле баш күтәрүләр булып тора, аларда башкортлар бик актив катнаша һәм бу чуалышлар вакытында күпләп кырыла, җәзалана.

Башкортларның саны үсүдә килгән кешеләрнең шушы катламга күчә бару­ының зур роле булуы турындагы фикерләрнең кайберләрең китерми мөмкин түгел, П. И. Рычков XVIII гасырда, башкортлар үз яннарына качып килүчеләрне кертеп аз гына вакыт эчендә шулкадәр көчәйделәр, дип яза (П. И. Рычков. История Оренбургская (17301750). Оренбург, 1896, 4 б.). Казан губернаторы А. П. Волынский «Русия империясендә башкорт мәсьәләсенең хәле турындагы язу»да (1730 ел) башкортларның саны туктаусыз күбәя бара һәм шул рәвешле үсә: 20 ел элек чын башкортларныц саны 35 мең, иц күбендә 40 меңнән артмаса, быел күчеп килүчеләр белән инде 100 меңнән артып китте, «Казан, Сембер, Темников һәм андагы башка өязләрдән килгән татарларның' яртыдан күбрәге башкортка күчтеләр, өстәвенә тагы башка урыс булмаган халыклар да, мордва, чуваш, мари, удмуртлар бөтен авыллары-авыллары белән ясаклы башкортка күчтеләр... инде хәзер күпсанлы урыслар да җан башына түләүдән башкорт исеменә күчте» (История Татарии..., 399 б.)

Акай восстаниесе (1735—1741 еллар) турындагы кулъязма документта казан чувашлары, чирмешләр, мордва һәм уржум халыклары кенәгәләрдә «башкорт» булып языла, башкорт арасында алар бик күп, ләкин алар үзләрен башкорт дип ойткәч, аларны танып булмый, дигән юллар бар (История Татарии..., 402 б.).

П. Д. Аксаков 1743 елда: Русиягә баш игәндә башкортлар күп түгел иде, ләкин Казан һәм башка өязләрдән, Идел аръягыннан, Касыймнан, Зөядән, Сембердән татарлар килгәч, шул хәтле күбәйделәр ки, 1735 елгы чуалышлардан күренгәнчә, аларның ирләр саны гына да 100 меңнән артып китте, дип яза (Материалы..., ч. III, 526 б.).

И. К. Кириллов (1735 елда) тагын да кызык нәтиҗәләр китерә: җирләр киң һәм күп булганга күрә, башкортлар янына ирекле яшәр өчен чиксез күп тау ягы татарлары, чирмешләр һ. б. килде, хәзер инде килгән кешеләр башкортлардан ике өлешкә артык (Добросмыслов А. И. Башкирский бунт в 1735, 1736 и 1737 гг. Оренбург, 1900, 10 б.).

Дөрес, югарыда ки гергән саннарны чынбарлыкка төгәл туры килә дип әйтеп булмый, билгеле. Ләкин алар татарларның, алар белән бергә башка халыклар­ның да күпләп башкортлар исеменә керүен чагылдыра торган ышандыргыч, дәлилле фактлар булып тора.

Икенчедән, документларда «чын башкортлар» дигән тәкъбирне куллану төрле төрдәге башкортлар барлыгы турында хәбәр итә: төп башкортлар һәм башкорт булып исәпләнә торган гына башкортлар («яңа башкортлар»?). Ни генә булган очракта да без бу фактлардан читкә китә алмыйбыз, ә бәлки аларны аңларга һәм аңлатырга тырышырга тиешбез. XVIII гасыр башындагы документ­ларда яшәештә булган «прямые башкирцы», «природные башкирцы», «насто-

ящие башкирцы», «счисляющиеся башкирцами иноверцы», «неприродные баш-кирцы» дигон тәгъбирләрне чынбарлык үзе тудырган.

Күп кенә галимнәр дә үзләренең хезмәтләрендә килгән кешеләрнең башкорт исеменә язылып китүләре турында кабат-кабат күрсәтеп узалар (В. М. Черем-шанский, В. Филоненко, Н. В. Никольский. Р. Г. Игнатьев, М. Кармин, С. И. Руденко, М. К. Любавский һ. б.). И. И. Нсплюсв «башкортлар» дигән сүз Башкортстан дигән административ атамадан чыккан, ул гомумән Башкортстан халкын, мишәрләрдән, вотяклардан, мордва, чирмеш һом чувашлардан торган халыкны белдеро, дип санаган (Материалы..., т. I. 105 б.; т II, 81 6. һ. б. ш.). В. Н. Витебский, җир очен түләүдән качып, бик күп типтәрләр, хәтта христиан типтәрләр да мөселман динен алып, күпме тыюга карамастан, башкорт булып атала башладылар, дип яза (Витебский В. Н. И. И. Неплюев и Орепбургский край в прежпем его соспшве до 1758 г. Казан, 1897. 391 б.).

Р. Г. Кузеев әйткәнчә (Проис.хождение..., 164 б.), башкорт исемен алу бигрәк тә теле, культурасы һәм дине уртак булган татарларга җиңелрәк булган. Мәсә­лән, бөрҗән, тангаур, үсергәннәр составында татар, мишәр, казанлылар дигән 15 ләп аймак теркәлгән. Ә башка халыклардан булган кешеләр башкорт исеменә керү өчен мөселман динен кабул итә торган булганнар (Шунда ук). Чыннан да, безнең тарафтан өйрәнелгән авылларның күпчелегендә удмурт нәселе, чуваш нәселе яки мари нәселе дип аталып йөртелә торган нәселләр бар.

Башкорт исеменә күчү очраклары патша хөкүмәте указларында да чагыла: «Килгән кешеләрнең... башкорт исеменә кергәннәре турында дәшми торырга кирәк» (Истори.ч Татарии..., 408 б.). Күрәсең, башта яңа җирләрнең тизрәк үзләштерүен күздә тотыпмы, хөкүмәт әлеге кешеләргә кагылмау ягында була. Ләкин аның сәясәте бик тиз үзгәрә. Икенче ревизия (1745 ел) вакытында ук хөкүмәт һәр катламны аерым-аерым исәпкә алырга, яңа килгәннәрне теркәп барырга тырыша.

Башкорт исеменә язу Оренбург тирәләрендә ныгытылган сызыклар төзү, кантоннар төзелеп башкортлар хәрби катламга әйләндерелгәч тә дәвам иткән. Мәсәлән, бишенче һәм алтынчы ревизия һ. б. материалларда төрле-төрле кеше­ләрне башкорт катламына язу турында мәгълүматлар бик күп теркәлгән (Баш­кортстан ҮДА, 2 ф., Iтасв., 561 сак./, бер., 1 б.; 2 таен., 35 сак/, бер., 118 б., 172 ф., I тасв., 45 сакл. бер., 81 б.; 101 сакл. бер., 96 б. һ. б. ш.). Никольская дигән станицадагы татарлар бөтенесе башкортка күчереләләр (Оренбург олко архивы, 98 ф., 2 оп., 25 сакл. бер, 142 б.). Уршакмин һом Куркульмин волостьлары җирләренә урнашкан түбәндәге авыллардан Бәләбәй өязе типтәрләре башкорт гаскәрләренә күчереләләр: Югары Имай-Карамалы, Биктимер, Ташлы Шәрип, Дәүләкән, Япар һ. б. (Башк. ҮДА, 172 ф., I оп., 98 сакл. бер., 96 б.). 1814 елны башкорт исеменә яңа күчеп килгән мишәрләр, ясаклы татарлар, мещаннар. Сәет бистәсе сәүдәгәрләре балалары, законсыз туганнар һ. б. языла; алар чыгышлары белән Буа, Курмыш, Карсун, Алабуга, Боләбәй округларыннан була (Шунда ук, 2 ф., И оп., 1116 сакл. бер., 5, 6 б.). Архив документлары башкорт катламының составы ЭТНИК яктан гаҗәп чуар булуы турында сөйли. Мәсәлән, бу катламга казакълар да (109 ир кеше. Шунда ук, 1246 сакл. бер., 28--62 бб.), 1813 елда кундрау татарлары да язылган (Оренб. өлко архивы, 98 ф., 2 оп., 25 сакл. бер., 128-133 бб.).

Р. Г. Кузеев башкорт һәм типтәр этнонимнарыңың этник эчтәлеген бил­геләве авыр икәнен яза..Аның фикереңчә. XVIII XIX гасырларда ыру-кабиләлә-ргә бүленеш булмаган, ә авыл общинасының нигезендә үзенең җирләре белән хуҗалык тормышы итүче -авыл тора. (Кузеев Р. Г. Проис.хождение... 322 б.). Аеруча Көнбатыш Башкортстанга карата бу бик дөрес сүзләр. Архив документ­лары исә анда мондый күренешнең иртәрәк башланганлыгын фараз итәргә мөмкинлек бирә. У. X. Рәхматуллин XVIII гасырда башкорт булып исәпләнү өстенлеклерәк катлам составында булу белән бәрабәр дип яза; башкорт исемен алу игенчеләргә бик күп авыр салымнардан котылырга мөмкинлек биргән, дип' күрсәтә (Рахматуллин У. X. Заселение Башкирии 3090-е годы XVIII в. Кандидат­лык дисс, М., 1975. 45 б.).

1782, 1812 елларда төрле салым салынган катлам кешеләренең башкортка күчүен тыя торган фәрманнар чыгарыла. Шуннан соң, башкорт катламыннан очраклы рәвештә төшеп калган башкортлар да башкорт катламына кире кай­тарылмый башлый (Башкортстан ҮДА, 2 ф., 2 оп., 561 сакл. бер., 2 б. һ. б. ш.). Хөкүмәт өчен өстенлекле хокуклы катлам түгел, ә бәлки салым түли торган катламның күбәюе кирәгрәк була. XIX гасыр уртасында Русиянен чикләре тагын да көнчыгышка күчкәч, башкорт гаскәренең — кантоннарның кирәге бетә. Нәти-

11 «К. У.» №8.      

җәдә, XIX гасырның урталарыннан җирләр башкорт-вотчиналыларга жан башы­на кырыгар, мишәрләргә, типтәрләргә жан башына утызар, төрле категория крестьяннарга жан башына унбишәр дисәтинә хисабыннан бүлеп бирелә. Күр­гәнебезчә, башкорт-вотчиналылар һаман да өстенлеклерәк булып кала килә. Шуңа күрә, авылдагы халыкны башкорт дин, типтер дип, «саклы» һ. б. төрле төркемнәргә бүлү Совет чорына кадәр тотрыклы рәвештә саклана. Бу бүленеш хәтта бер семья эчендә дә күзәтелә: еш кына туганнарнын берсе башкорт, берсе татар булып исәпләнеп йөри. Әлбәттә, алар бертөсле тормыш-көнкүреш алып бара, бер үк телдә сөйләшә!

Димәк, Башкортстан халкының этник составы, андагы татар телле башкор­тларның кем булуы турында фикер йөрткәндә бик күп факторларны истә тотарга кирәк. Башкортстандагы халыклар тарихы бик катлаулы һәм күп төрле чорлар­ны кичерә, аларны мөмкин кадәр объектив өйрәнергә тырышырга кирәк һәм шул өйрәнүләр барышында югарыда күрсәтелгән үзенчәлекләр, һичшиксез, искә алы­нырга тиеш. Гомер-гомергә бергә үрелеп, бер казанда, кайнаган ут күршеләр һаман шулай дуслыклы, ярдәмлекле булып калырлар дип ышанасы килә.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                   

Hosted by uCoz